2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премисенә "Утлы дала" ике томлы тарихи роман өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләр сериясе өчен Владимир Попов лаеклы булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген, Республика көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда узган тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин катнаштылар.
2014 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премисенә "Утлы дала" ике томлы тарихи роман өчен язучы Вахит Имамов һәм каллиграфик композицияләр сериясе өчен Владимир Попов лаеклы булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге елның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. "Бүгенге бәйрәм алдыннан республика тормышында бик күп әһәмиятле вакыйгалар булды, - дип искәртте ул. - Әлеге ел - Россиядә Мәдәният елы, Казан төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртә, ә күптән түгел Болгар ЮНЕСКО-ның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде".
«Бүген без бик күп объектларда булдык, һәм бәйрәмнең йомгаклау өлеше - безнең мәдәният өлкәсендә төп премияне тапшыру», - дип әйтте Татарстан Президенты. Ул лауреатларга премияләрне тапшырды, алар үз чиратларында жюрига танулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Рәсми өлештән соң мәйданда бәйрәм концерты башланды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.
Фоторепортаж