Шәһәр җитәкчесе бүләккә дип укучыларга унике данә футбол һәм баскетбол туплары тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Юдино бистәсенең 152-нче номерлы гимназия ишегалдында яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды, ул үз эченә футбол кырын, баскетбол-волейбол мәйданчыгын һәм балалар өчен тренажерлар белән ясалган уен мәйданчыгын ала. Ачылыш тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты. Аның белән бергә Киров һәм Мәскәү районнары адмиистрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Горький тимер юлларының Казан территориаль идарәсе буенча җитәкче урынбасары Александр Черемнов та катнаштылар.
Спорт мәйданчыгы ачылышы тантанасына мәктәп укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучылары, шулай ук якында яшәүче халык та җыелган иде. Мәйданчыкта мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде, әмма төп игътибар спорт ярышларына юнәлтелде. Гимназия янында 1-4 класс укучылары арасында җиңел атлетика эстафетасы, мини-футбол буенча дусларча очрашу һәм кызлар арасында баскетбол ярышлары оештырылган иде.
Балаларның спорт әзерлекләрен Казан Мэры Илсур Метшин да бәяләде һәм нәтиҗәләрдән канәгать булуын җиткерде. Бүләккә дип укучыларга унике данә футбол һәм баскетбол туплары тапшырды. Кайбер тупларга истәлеккә имзасын салып, укучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Шәһәр җитәкчесе җыелган халык алдында сәламләү сүзе белән дә чыгыш ясады. Барлык кешеләрне дә бәйрәм белән котлады һәм соңгы вакытта Юдино бистәсендә барган уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте: яңа объектлар салына, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрелә, яңа спорт мәйданчыгы ачылды.
Мэр әлеге шатлыклы чарада катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләре җиткерде. “Безнең тимерюлчыларыбызга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә, Александр Черемновка аерым рәхмәт. Юдино – электән үк тимерюлчылар бистәсе булып тора иде, әлеге традиция әйләнеп кайтуына без шатбыз. Биредәге мәктәпләрнең күбесен тимерюлчылар шефлыкка алуы сөендерә”, - дип ассызыклады шәһәр җитәкчесе попечительләрнең мәктәп үсешенә керткән өлешләрен.
Соңыннан ул укучыларны яңа уку елы белән котлады, укуларында уңышлар һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләде.