Үзгәрешләр муниипаль бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә кагыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Бүген Башкарма комитетының утырышлар залында Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXХV сессиясе үтте. Ул шәһәр Мэры һәм Дума рәисе Илсур Метшин рәислегендә узды. Залда 50 депутатның 45-е булды, карар кабул итәр өчен кворум бар иде.
Чарада Казанның 2014 елгы бюджетына үзгәрешләр кертү карары кабул ителде. Үзгәрешләр муниипаль бюджетның керем һәм чыгым өлешләренә кагыла. Алар 5,5 млн. сумга кадәр арткан. Керем өлеше 17 млрд. 906 млн.-га кадәр, чыгым өлеше 19 млрд. 150 млн. 93 мең сумга кадәр арттырылган.
Казан бюджетының өстәмә керем һәм чыгымнары, иң яхшы социаль проектларга конкурс нәтиҗәләре буенча грантлар бирүгә республика бюджетыннан финанс ярдәме белән бәйле булган.
Искәртеп узабыз, аерым алганда, 1-әр млн. сум күләмендә субсидия “Гулливер” скверын ямьләндерүгә һәм Харовое күлендә Экопаркны яктыртуны монтажлауга бирелгән иде.