Чарада шулай ук “Казан көзе” фестиваленең һәм ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче август). Казан Мэры Илсур Метшин бүген алман опера җырчысы Симона Кермес белән очрашты, ул “Казан көзе. Монтевердидан алып Вердига кадәр” халыкара опера фестиваленә чакырылган төп кунакларның берсе булып тора.
Очрашу Казан Ратушасында үтте. Чарада шулай ук “Казан көзе” фестиваленең һәм ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский да катнашты. Казанга “барокко королевасы” нәкъ менә аның чакыруы буенча килгән.
Берлин кунагын сәламләп, Илсур Метшин инде күптәннән Казанда, Европадагы кебек үк, классик опен-эйрлар үтүен теләгәнен җиткерде. Маэстро Сладковский һәм Татарстанның дәүләт симфоник оркестры зур эш алып баруларын да билгеләп узды.
Александр Сладковский, үз чиратында, Казан Мэрын Россия шәһәрләре җитәкчеләре рейтингында әйдәп баруы белән котлады һәм “Казан көзе” программасы турында сөйләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, концерт 30-нчы август 20.00 сәгатьтә Игенчеләр сарае янында булачак, тамашачылар өчен керү бушлай. Александр Сладковский, Симона Кермес һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры ике сәгатьлек программа әзерли. Бу елда программа классик һәм заманча опера әсәрләренә багышлана, шул исәптән татар телендә яңгыраучы Татарстан композиторлары да читтә калмаячак. Сүз уңаеннан, күбесе аларның Казанда беренче тапкыр яңгырый.
Симона Кермес әлегә Татарстан башкаласы белән якыннан ук таныша алмавын җиткерде, шулай да инде Казан Кремле аның күңеленә ятып өлгергән. Очрашудан соң опера җырчысы оркестр белән репетициягә юнәлде, дип хәбәр итә Оркестр матбугат хезмәте.