Мәйданчыкка капсула салуда Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 26-нчы микрорайонында яңа боз сарае төзелеше мәйданчыгына капсула салу тантанасында катнашты (Чуйкова ур., 89 а). Тантаналы чарада Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Гомумән проектта комплекс төзү каралган, анда боз хоккей мәйданчыгы, тренажер залы, ярдәмчел бүлмәләр булачак. Бинаның гомуми мәйданы - 5, 8 мең кв.м. Трибуналарда тамашачылар урыннары саны 200 кешегә исәпләнгән. Шугалакка килгәндә, хоккей уены буенча ярышлар вакытында аның үткәрү сәләте сменасына 100 кеше тәшкил итәчәк, күнекмәләр вакытында – 50 кеше, массалы шуу вакытында – сменасына 450 кеше, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.
Боз шугалагы комплексын төзү хоккей һәм тимераякта фигуралы шууга этәргеч бирүдән башка, балалар спорты һәм югары казанышлар спортына яңа мөмкинлекләр ачачак, спорт белән регуляр шөгыльләнүгә бик күп Казан кешесен җәлеп итәчәк, дип көтелә.
Әлеге боз мәйданчыгын төзи башлауның үз тарихы бар. 2013 елның 2-11 май көннәрендә Сочида II Бөтенроссия хоккей буенча һәвәскәр командалар фестивале узды, анда Россиянең 56 төбәгеннән 124 хоккей командасы катнашты, шул исәптән 6 Татарстан командасы да. Турнир нәтиҗәләре буенча Казаннан “Казан драконнары” командасы “Чемпионнар лигасы” дивизионы җиңүчесе булды. Чара кысаларында Бөтенроссия хоккей буенча һәвәскәр командалар фестивалендә җиңүче регионга федераль бюджеттан яңа боз шугалагын төзүгә 100 млн. сум акча бирү каралган иде.
Бүген тантанада катнашучылар алдында Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
“Бу безнең өчен әһәмиятле вакыйга – без Казанда 10-нчы хоккей сараена һәм 12-нче боз мәйданчыгына нигез салабыз. Бу җиңүгә ирешүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәсем килә”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республика башкаласында спорт объектларының саны даими рәвештә арта бара, казанлыларның спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәт тормыш алып барырга мөмкинлекләре барлыкка килә. “Якын арада яңа боз сараенда балаларны, ветераннарны, спорт яратучыларны күрербез, дип өметләнәм”, - диде шәһәр Мэры.
“Чираттагы спорт җиңүебез безгә бу боз сараен бүләк итте, - дип әйтте, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов. – Безнең команданың мондый нәтиҗә күрсәтүе һәм Россия Президентының мондый карар кылуы – зур алгарыш. Бу Казанда унынчы мәйданчык, ә республикада – кырыгынчы. Бу олылар һәм яшьләр, балалар уйный торган хоккейның популярлыгы турында сөйли”.
Татарстан Президенты сүзләренчә, әлеге объект, бик күп башка объектлар кебек үк, кешеләргә кирәк булачак.
Чарада Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, РФ Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, ТР Хоккей федерациясе башкарама директорының ярдәмчесе һәм “Казан драконнары” хоккей командасының тренеры Роберт Гайнуллин, “Ак барс” балалар хоккей командасында тәрбияләнүче, 113-нче номерлы мәктәпнең 5 сыйныф укучысы Тимур Перфилов һәм башкалар катнашты.
Фоторепортаж