Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнаштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы август). Бүген, Республика һәм Казан шәһәре көнендә, республика башкаласының Яңа Савин районында уникаль “Умка” балалар бакчасын ачу тантанасы булды. Бу Татарстанда ясалма боз катырылган шугалаклы бердәнбер балалар бакчасы булуы белән үзенчәлекле. Бакча ачылышы тантанасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчелеге вәкилләре килде.
2013 елгы Универсиада символы һәм Казан “Ак Барс”ының баш җанатары булган Барсик катнашындагы прологтан соң, кунакларны әлеге учреждение мөмкинлекләре белән таныштырып, экскурсия уздырылды.
Спорт залында кызлар инструктор карамагында стэп-аэробика белән шөгыльләнсә, музыка залында балалар барабан кагалар, бииләр, яшь хоккейчылар исә бозда беренче адымнарын ясый иде. Хоккей белән мавыгучы Рөстәм Миңнеханов та читтә кала алмастан, ботинкаларында килеш бозга басып аның сыйфатын сынады, аннары булачак хоккейчылар белән бергә фотога төште.
Ата-аналар, балалар һәм бакча төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Умка” – уникаль балалар бакчасы, республикада башка андый юк. Безнең киләчәгебез – безнең балаларыбыз. Быел без тагын 10,5 мең урынга исәпләнгән 56 балалар бакчасы төзибез”, - диде.
Республика Президенты, яңа балалар бакчасында һәрвакыт күтәренке күңел булсын, балаларның көлешкән тавышлары яңгырап торсын, ә ата-аналарга сабыйлары уңышларына куанырга насыйп булсын, дип теләде. Рөстәм Миңнеханов бакчага бүләк итеп китерелгән интерактив классны мөдир Екатерина Репинага презентацияләде, дип хәбәр ителә ТР Президенты сайтында.
Шугалакта бәләкәй балалар тәҗрибәле тренер карамагында хоккей уйнарга, фигуралы шууга өйрәнәчәк, “Ак Барс” балалар мәктәбе тренерлары белән бу хакта сөйләшү-килешү булган. “Умка”да тәрбияләнүче балалар шугалакка бушлай йөриячәк, ә башка балалар бакчаларыннан – коммерция нигезендә. Шушы балалар бакчасында ортопедия, психолог кабинетлары, физкультура, музыка заллары һ.б. була.
Фоторепортаж