Залесный бистәсендәге “Салават күпере” торак комплексы төзелеше әлеге өлкәдәге төп вакыйга булып торуын билгеләп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында Илсур Метшин төзелеш сезонына якынча нәтиҗәләр чыгарды.
Бүгенге көндә башкалада бара торган “Иннополис”, “Смарт-сити”, “Салават күпере” кебек проектлар ярдәмендә Универсиададан соң төзелеш күләмендә киметүләр күзәтелмәгән. Илсур Метшин Залесный бистәсендәге “Салават күпере” торак комплексы төзелеше әлеге өлкәдәге төп вакыйга булып торуын билгеләп үтте. “Экология ягыннан чиста яңа район бу, биредә без 1,5 миллион квадрат метр торак төзиячәкбез, анда 50 мең кеше яшәячәк. Сүз уңаеннан, квадрат метрлары ягыннан Киров районыннан да зуррак ул. Беренче комплекслар үз эченә 22 торак йортны, 3 балалар бакчасын, 2 мәктәпне ала”, - дип сөйләде шәһәр җитәкчесе төзелеш күләмнәре турында.
“Субайлар сугыла, фундаментның аскы өлеше эшләнә. Бер сүз белән әйткәндә, эш кайный”, - дип әлеге объектта беренче 100 көнлек эшчәнлеккә нәтиҗә чыгарды Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, инде киләсе көздә ул беренче йорт туйларын уздыручыларны күрергә өметләнә.
Казан Мэры шулай ук Дәүләт торак фонды, ниһаять, чиратта торучыларны төп исемлеккә күчерүен билгеләп үтте. ТР Президенты кушуы буенча “Салават күпере” өр-яңа микрорайонга әйләнәчәклеген дә билгеләп үтте. “Монда социаль инфраструктура да, велосипедта йөрүчеләргә махсус юллар да, парк зоналары да, балалар мәйданчыклары да, социаль объектлар да, дублер-юллар да кергән”, - дип санап үтте ул төзелеп килүче объектларның төп характеристикаларын. “Тиздән өй туйлары башланыр. “Салават күпере”ндә бүгенге көндә эшләр бик җитди алып барыла”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.