Бу елда “транспорт картасы”, балалар бакчалары төзү буенча Президент программасы ярдәмендә 28 яңа балалар бакчасы төзелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Казан мәктәпләренең 1-нче сентябрьдә укучыларны кабул итәргә әзерлеге, яңа балалар бакчаларының ачылышы кайчан планлаштырылуы турында “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруында Казан Мэры Илсур Метшин сөйләп үтте.
Беренче чиратта Илсур Метшин балаларны, ата-аналарны һәм укытучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. 2014-2015 уку елына мәктәпләрне әзерләү өчен зур күләмдәге эш башкарылуын билгеләп үтте. “Соңгы 3 елда 88 мәктәпкә капиталь ремонт ясадык, тагы 45-е үз чиратын көтә. Әлеге мәктәпләрнең төзелүенә 30 елдан артып киткән. Бу елда гына да без 25 мәктәпне ремонтладык”, - дип ассызыклады эшнең күләмен шәһәр җитәкчесе.
“Балаларыбыз өчен лаеклы шартлар булдырылган”, - диде Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мәктәпләрдә кабул итү комиссиясе бик таләпчән. Барлык мәктәпләр дә беренче тапкырдан ук кабул итүне узмасалар, шәһәр башлыгы калган көннәрдә җитешсезлекләр бетереләчәк һәм яңартылган мәктәпләр ишекләрен ачачак, дип ышандырды.
Илсур Метшин капиталь ремонт программасын формалаштырганда финанс исәп-хисапларның дөрес исәпләнмәгәнлеге аркасында килеп чыккан проблемаларга да тукталып үтте. Бүгенге көндә министрлык, шулай ук ТР хөкүмәте катнашлыгында әлеге мәсьәләләр чишелгән, өстәмә акча бүленеп бирелгән.
Тема азагында Илсур Метшин Казанда яңа уку елы башланыр алдыннан берничә яңа мәктәп ачылачагы турында искәртеп үтте, аерым алганда, халыкара мәктәп һәм милли мәгариф буенча зур үзәкләрнең берсе ачылачак, соңгысы үз эченә татар гимназиясен, балалар бакчасын һәм көрәш буенча мәктәпне ала.
Мәгариф өлкәсе мәсьәләләре буенча фикер алышкан вакытта Илсур Метшинга бер тамашачы сорау белән мөрәҗәгать итте, ул Четаев урамындагы балалар бакчасының ачылышы ни өчен 20-нче августтан 15-нче сентябрьгә күчерелүен сорады. Мэр балалар бакчасы якын көннәрдә ачылачак, тоткарлыклар һәрбер балалар бакчасында кабул итүләрнең катгый таләпләр буенча башкарылуы аркасында килеп чыкты, дип җиткерде. Шәһәр җитәкчесе шулай ук һәрбер проектка җаваплылык белән караучы төзүчеләргә дә рәхмәтен белдерде.
“Без бу елда “транспорт картасы”, балалар бакчалары төзү буенча Президент программасы ярдәмендә 28 яңа балалар бакчасын төзибез. Аларның бер өлеше инде ачылды һәм сабыйларны кабул итте”, - диде Казан Мэры. Шәһәр башлыгы билгеләп узганча, февраль аенда башланган төзелеш эшләре кыска вакыт эчендә башкарылган, әмма сыйфатка зыян килмәгән. “Безнең балалар бакчалары үзләренең ишекләрен 1-нче сентябрь алдыннан һәм сентябрьнең беренче декадасында ачачак. Күп көтәсе калмады, тиздән сезнең балагыз да яңа балалар бакчасына барыр”, - дип нәтиҗә ясады Мэр, казанлыны тынычландырып.
Фото mn.ru сайтыннан алынды.