Илсур Метшин качакларның җиңел адаптацияләнүләренә ышанычын белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). Казанга Украинадан 1,5 меңнән артык качак килде, алар өчен элементар яшәү шартлары булдырырга кирәк. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы барышында җиткерде.
“Үзем шәхсән качаклар белән берничә тапкыр очраштым. Әлеге кешеләр, кызганычка каршы, авыр тормыш ситуациясендә калганнар, аларны кабул итү безнең бурыч булып тора”, - дип ассызыклады ул һәм рус халкы да, татар халкы да гомер-гомергә кунакчыл булуларын билгеләп үтте.
“Качаклар могҗиза да, “алтын таулар” да көтми. Алар белән сөйләшкән вакытта, берсеннән генә дә бернәрсә таләп итүләрен ишетмәдем”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Ул шулай ук күпчелек татарстанлылар үз вакытында Донбасска шахтага эшләргә китүләрен искә төшереп үтте, хәзер исә аларның туганнары һәм танышлары, икенче һәм өченче буын балалары кайта.
Илсур Метшин качакларның җиңел адаптацияләнүләренә ышанычын белдерде. “Шәһәрдә эш күп. Балалар тиздән мәктәпкә бара”, - диде ул. Кайбер казанлылар, качакларның балалары аркасында, балалар бакчаларына чират проблемасы килеп басар дип борчыла, шәһәр җитәкчесе аларны тынычлындырды. “Балалар бакчасына баручылар өчен бернинди дә ташламалар каралмаган. Алар электрон чиратка басалар һәм гомуми нигездә урын белән тәэмин ителәләр”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
“Алар өчен иң мөһиме – тыныч күк йөзе. Алар тыныч күңел белән йокыга китәләр, үзләренең һәм балаларының сәламәтлекләре өчен борчылмыйлар. Безнең мохиткә ияләшсенннәр, икътисади, иҗтимагый тормышыбызга кереп китсеннәр өчен, аларга тиешле шартлар булдырырбыз, дип уйлыйм”, - диде Илсур Метшин. Ул шулай ук Казанның эзләүче отряды базасында гуманитар ярдәм күрсәтүне кабул итүнең рәсми пунктлары ачык булуын, алар белән 293-31-43 номеры аша элемтәгә кереп булуын билгеләп үтте.
Илсур Метшин Украинадагы ситуациягә дә кагылып үтте, чәчәк ата торган тугандаш илдәге бүгенге вакыйгалар өчен борчылуын белдерде.
Килеп чыккан ситуациядә Казан Мэры гади Украина халкы өчен борчылуын җиткерде. “Бернидә дә гаепләре булмаган кешеләр, алар Киев мәйданы үз шәһәрләренә, йортларына килеп җитәр дип уйлап та карамаган һәм бүген тынычсызлык кичерергә мәҗбүрләр. Бөтен илгә кайгы бу, аның эзе буыннарга җитәрлек. Кем тарафыннан ни өчен башланганы турында миңа сөйләргә кирәк түгел, сәяси бәяләр телевизор экраннарыннан болай да күп бирелә. Әмма гади украиналылар шуның аркасында җәфа чигә”, - дип белдерде шәһәр җитәкчесе.
“Шуңа да тынычлыкны сакларга һәм дөрес юнәлештә барырга кирәк. Безнең шәһәр моңа беркайчан да юл куймас, дип ышанып калам”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.