Мэр якындагы мәктәпләрнең укучыларына үзенең гол кертә белү сәләтен күрсәтте.
(KZN.RU, 10-нчы октябрь). Совет районының “Танкодром” микрорайонында универсиаль спорт мәйданчыгы ачылды. Көтеп алынган вакыйга белән микрорайон халкын Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
Шәһәр башлыгы үзенең дә әле 20 ел элек кенә “Танкодром” микрорайоны яшәүчесе булуын билгеләп үтте, һәм аңа әлеге ишегаллары, күршеләрнең дустанә мөнәсәбәте һәм спортны яратулары бик тә таныш. “Бу яңа спорт мәйданчыгы, биредә яшьләребез көчләрен ныгыта, балалар уйный, өлкән буын вәкилләре вакытларын матур итеп үткәрә алачак. Биредә сүз спорт турында гына бармый: балаларның компьютер һәм телевизор артында гына утырмаулары сөендерә, ата-аналар балаларын тәрәзә аркылы күргәндә - аларның күңелләре дә тыныч”, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәмдә катнашучыларга Илсур Метшин.
Яңа мәйданчык Карбышев урамының 38-нче, 40-нчы һәм 42-нче йортлары һәм Латыш Укчылары урамының 3-нче, 5-нче йортлары янында урнашкан. Гомуми мәйданы 600 кв. метр булган зона үз эченә баскетбол һәм волейбол белән шөгыльләнү мәйданчыкларын, ясалма капламлы мини-футбол кырын, урам тренажерларын, шулай ук 2 заманча балалар өчен уен зоналарын ала. Ачылу хөрмәтенә микрорайонда яшәүчеләр өчен “Танкодром” балалар иҗат үзәге, “Сәйдәш” мәдәни үзәге коллективы һәм “Волжанка” ветераннар хоры катнашлыгындагы бәйрәм оештырылган иде.
Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров белән бергә шәһәр башлыгы яңа мәйданчыкны карады, район халкы белән аралашып алды. Өлкәннәр декадасы кысаларында баскетбол һәм волейбол уеннары өчен әзерләнгән мәйданчыкта “Күңелле старт” уеннары узды. Чарада өлкән буын вәкилләре белән берлектә яшьләр дә катнашты.
Мэр 79-нчы, 86-нчы номерлы мәктәп һәм 90-нчы номерлы гимназиядәге футбол кырында шөгыльләнүче укучыларның уңышлары турында кызыксынды һәм аларга яңа туплар бүләк итте. Укучылар үзләренең сәләтләрен шунды ук күрсәтте дә, ә бер голны Илсур Метшин кертте.
Микрорайон халкы исеменнән ТР Президентына, шәһәр җитәкчелегенә һәм шәхсән Мэрга рәхмәт сүзләрен КФУ укытучысы, физико-математика фәннәре кандидаты Рушана Еремина җиткерде. “Мәйданчыкның планировкасы өчен аерым рәхмәт – биредә төрле яшьтәге сабыйлар бер-берсенә кмачауламыйча уйный ала. Хәзер эштән кайтканда мин подъезд төпләрендә җыйналган яшьләрне түгел, ә төнгә кадәр футбол һәм баскетбол уйнаучы балаларны күрәм”, - дип өстәде ул.
“Казанда махсус “социаль челтәр” барлыкка килүен теләр идем, аның аркылы һәрбер микрорайонда балалар һәм өлкәннәр спорт белән шөгыльләнә алыр, аралаша, яңалыклар белән уртаклаша алырлык мәйданчыклар булыр иде. Бу – безнең сәясәт, һәм без спорт мәйданчыкларын төзү эшләрен дәвам итәчәкбез”, - дип билгеләде Илсур Метшин һәм бәйрәм кунакларына сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Ишегалды территориясен төзекләндерү проекты “Техник күзәтчелек” ҖЧҖ тарафыннан башкарылган, МУП “Шәһәр күперләре” подрядчы булып тора. Өстәмә рәвештә яндагы территориядә газон җәю, клумбалар, агач һәм куаклар утырту эшләре башкарылган. Төзелештә Казан шәһәре Думасы депутаты, МУП “ПАТП №2” директоры Альберт Мөхәммәтшин да ярдәм күрсәткән.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрнең барлык районнарында да “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында 8 универсиаль спорт мәйдачыгының төзелешенә 2013 елның җәендә старт бирелде. Проектны тормышка ашыруга, “Казан-Арена” футбол стадионын төзүдә катнашкан өчен рәхмәт йөзеннән, республика бюджетыннан 16,3 млн. сум акча бүлеп бирелде.