Узган ел белән чагыштырганда җәмәгать транспорты бөкеләрдә ике тапкырга азрак тора.
(KZN.RU, 9-нчы октябрь). Казанда тормышка ашырылган бөкеләр белән көрәшү чаралар комплексы күп кенә магистральләрдә озын бөкеләрне бетерергә ярдәм итте. Шәһәр буенча транспорт хәрәкәтенең уртача тизлеге 10-15%-ка арткан. Мондый мәгълүматларны бүген транспорт хәлен нормальләштерү буенча шәһәр штабының утырышында Казан Башкарма комитеты Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин китерде.
Аның сүзләренә караганда, “Яндекс. Пробки” сервисы мониторингы мәгүлүматлары нигезендә, узган елның сентябрь аенда Казандагы бөкеләр дәрәҗәсе уртача 8-10 баллга бәяләнгән. Бүгенге көндә юлларның машиналар белән тулуы 4-5 баллны сирәк уза.
Җәмәгать транспорты бу уңайдан шактый җиңеллек кичерә, аларның хәрәкәт тизлеге спутник навигациясе ярдәмендә күзәтелә. Узган ел белән чагыштырганда бөкеләрдә тору вакыты ике тапкырга кимегән.
Мисал итеп Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары шуны билгеләде: бу елның сентябрь аенда 35-нче номерлы маршрутта рейсны үтәүгә киткән азрак вакыт аркасында (19 минут) шул ук хәрәкәт итү составы белән 21 өстәмә рейс ясарга мөмкин. 15-нче номерлы маршрутта – 26 өстәмә рейс. Ягъни, арту 21 һәм 17 тәшкил иткән.
5-нче номерлы боҗралы трамвай да үз маршутын уртача 10%-ка тизрәк уза хәзер. Кабул ителгән чаралар аркасында юлда тоткарланулар саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкырга, ә аларның гомуми дәвамлылыгы – өч тапкырга азрак.
Шуны әйтергә кирәк, әлеге нәтиҗәләргә Казанда автомобильчеләр саны артуга карамастан ирешелгән. Рөстәм Нигъмәтуллин бу елның 8 ае эчендә Казанда теркәлгән машиналарның саны 18 меңгә артып, 350 мең машина күрсәткеченә җиткәнлеген билгеләде.
Үз докладында Башкарма комитет Җитәкчесене урынбасары мондый нәтиҗәгә китергән төп чараларны барлап чыкты. Бу Универсиадага әзерлек кысаларында юл-транспорт инфраструктурасын да үстерү, яңа метро станцияләрен дә куллануга тапшыру, 13 яңа паркингта 4,6 мең парковка урыны булдыру да, АСУДДка тоташтырылган 57 юл чатында “акыллы светофор”ларны гамәлгә кертү дә, озын йөкле машиналарның хәрәкәтен чикләү дә, шулай ук башка чаралар.
Казан Мэры шәһәрдә юл хәлен яхшырту эше барганын һәм көн саен дәвам итәчәген билгеләде:
“Бөкеләр темасы һәммәсен: автомобильчеләрне дә, җәмәгать транспортында йөртүчеләрне дә, шәһәребезнең кунакларын да борчый. Күбесе Казан буенча йөрүне җиңеләйде ди, әмма алга таба бернинди чара күрмәсәк, проблема кискенләшергә мөмкин”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.