Казан метрополитенының барлык станцияләре түләүсез Wi-Fi белән тәэмин ителгән
(KZN.RU, 2-нче сентябрь). Казан метрополитетының барлык станцияләре Wi-Fi белән тәэмин ителгән. Барлык пассажирларның түләүсез Интернетка тоташу мөмкинлеге бар.
Август аенда Казан Мэры Илсур Метшин Шәһәр көненә барлык метро станцияләрендә түләүсез Wi-Fi эшләтеп җибәрүне йөкләде.
Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Виталий Уткин шуны билгеләде, 28-29 август көнне әлеге система сыналды, аны нәтиҗәләре буенча челтәр тулы күләмдә эшләтеп җибәрелде.
“Челтәр ресурслары барлык кулланучылар өчен ачык. Җиһазлау РФ территориясендә эшләү өчен сертификацияләнгән барлык абонент җайланмаларының төрләренә хезмәт күрсәтә. Сервис пассажирлар тарафыннан уңай бәя алып өлгергән инде. 30 август – 2 сентябрь чорында 16 меңнән артык тоташу теркәлгән. Әлеге статистика үсәр, дип көтелә”, - дип белдерде Виталий Уткин.
“Интернеттан күбесенчә студентлар һәм укучылар куллана, шуңа күрә түләүсез Wi-Fi 1-нче сентябрьгә бүләк булыр дип санарбыз”, - диде Илсур Метшин.