Бүләкләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин, Минсәгыйть Шакиров катнаштылар.
(KZN.RU, 29-нчы август). Бүген муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика смотр-бәйгенең җиңүчеләренә Татарстан парламенты бинасы каршындагы мәйданда 100 “Нива” автомобиле тапшырылды.
Тантаналы чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Юрий Камалтынов, ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашында узды.
Быелгы смотр-бәйгегә муниципалитетлардан барлыгы 189 заявка алынган булган. Аларны бәяләгәндә муниципаль берәмлекләрнең үз керемнәренең үсеш темплары, халкының динамикасы, җан башына туры китереп сафка бастырылган торак мәйданы, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм программаларын гамәлгә ашыруның торышы, җирлектә бер кешегә туры килгән сәүдә мәйданы, авыл җирлекләрендә мөгезле эре терлек саны, гражданнарның үзмәшгульлеген тәэмин итүгә булышлык итү, уздырылган социаль-мәдәни, спорт чараларының саны һ.б. критерийлар үзәккә куелган. Шәһәр округларын бәяләгәндә муниципаль учреждениеләрнең эшчәнлек күрсәткечләре дә исәпкә алынган. Нәтиҗәдә оештыру комитеты 86 муниципаль берәмлекне (нигездә, авыл җирлекләре) һәм Казан белән Чаллыдагы 14 муниципаль учреждениене җиңүче дип тапкан. Җиңүче муниципалитетлар башлыкларына дипломнар һәм “Нива” автомобильләре ачкычларын Рөстәм Миңнеханов белән Минсәгыйть Шакиров тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне Республика көне белән котлады һәм уртак хезмәттә алга таба уңышлар теләде.
Муниципаль берәмлекләр, шул исәптән муниципаль районнар, авыл җирлекләре, шәһәр округлары, алардагы муниципаль учреждениеләр арасында әлеге смотр-бәйге республикада 2011 елдан бирле үткәрелә. Аны уздыру турындагы карар ТР Муниципаль берәмлекләре советының Президиум утырышында кабул ителгән иде. Бәйгенең максаты җирле үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлеген күтәрүдән гыйбарәт, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
Видеорепортаж