Казанда
авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итүгә
юнәлдерелгән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә. Быел 2,3
меңнән артык балага ярдәм күрсәтелде, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә Казанның
Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов.
«1 сентябрьгә барысы да
әзер булырга тиеш. Моңа кадәр «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашкан,
алдагы көннәрдә әлеге чарага кушылырга теләгән барлык затларга – Мәгариф
идарәсе җитәкчесенә, мәктәп директорларына, район башлыкларына һәм башкаларга
рәхмәт сүзләре җиткерәм. Яңа уку елының балаларыбыз өчен имин, тыныч, нәтиҗәле,
уңышлы булуын телим», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Акция аз
керемле, күпбалалы гаиләләрдәге, тәрбиягә алынган, шулай ук инвалид
балаларга мәктәпкә җыенырга ярдәм итә. Барлык кирәк-ярак – мәктәп формасы, аяк
киеме, канцелярия товарлары – ирекле иганәләр хисабына сатып алына.
«Мәктәп өчен
кирәк-яракларның барысы да ирекле иганәләр хисабына алына. Күркәм гадәт буенча,
акциягә предприятие, коммерция оешмалары җитәкчеләре, Татарстан Дәүләт Советы,
Казан шәһәре Думасы депутатлары кушыла. Меңләгән бала өчен уку елы гомуми
эш нәтиҗәсендә чын бәйрәмгә әйләнә», – диде Ирек Ризванов.
Акция кысаларында соңгы биш
елда битараф булмаган казанлылар катнашында 7,5 меңнән артык балага ярдәм
күрсәтелгән.