Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә
зур өлеш керткән затларга республика һәм шәһәр бүләкләре тапшырды. Бүләкләү
тантанасы Ратушада бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының IX сессиясендә
узды.
Күпьеллык уңышлы хезмәтләре һәм җирле үзидарә органнары
эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлешләре өчен «Фидакарь хезмәт
өчен» медальләре белән Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат
Абзалов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы ярдәмчесе Алмаз Баһаветдинов һәм
Казан шәһәр Думасы Аппаратының Норматив-хокук идарәсе башлыгы Наил Булатов
бүләкләнде.
Күпьеллык уңышлы хезмәтләре һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең
нәтиҗәлелеген күтәрүгә өлеш кертүләре өчен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе
урынбасары Азат Абзалов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы ярдәмчесе Алмаз
Баһаветдинов һәм Казан шәһәре Думасы аппаратының Норматив-хокук идарәсе башлыгы
Наил Булатов «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Казан шәһәрендә мәдәният үсешенә өлеш
кертүләре өчен Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдиновага
һәм София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге директоры урынбасары Ләйлә
Монасыйповага «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе
тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм электрон сәнәгатьне үстерүгә өлеш кертүе өчен
«Элекон заводы» акционерлык җәмгыятенең инструменталь бүлегендә әйдәп баручы
белгеч Владимир Казиев «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт
билгесе белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, физик тәрбия һәм спорт үсешенә өлеш кертүе өчен
чирәмдә уйнала торган «Динамо-Казан» хоккей клубының баш тренеры Араик Маргарянга
«Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе бирелде.
Казанның иминлеге хакына башкарган күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Раскин
Жихарев Гатауллин» Татарстан Республикасы Адвокатлар коллегиясе рәисе Михаил
Раскин «Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесенә лаек
булды.
Казанның иминлеге хакына башкарган күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм һөнәри
эшчәнлегендәге казанышлары өчен «Казанга намуслы хезмәте өчен» билгесен
Казанның Административ-техник инспекциясе идарәсе инженеры Альберт Шәрифҗановка
«Казан хакына мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәт билгесе бирелде.
Казан шәһәре Думасы аппаратының муниципаль берәмлеге Башлыгы киңәшчесе Кыям
Беляевка, «Ошель» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте администраторы Рафаэль
Галәветдиновка һәм «Медиа Пруф» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Рәшит
Османовка Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
9 номерлы стоматология поликлиникасы директоры Азат Сабиров һәм «САИФ»
шәхси сак оешмасы дирекциясе бүлекчәсе директоры урынбасары Айрат Сөнгатуллин
Казанның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
«ЛИН ВЕКТОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен үстерү директоры Наталья
Чупинага шулай ук Казанның Мактау грамотасы тапшырылды.
Актив гражданлык позициясе һәм Казан шәһәре территорияләрен төзекләндерүгә өлеш
кертүе өчен «ЗЕЛЕНЫЙГОРОД116» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Илфат
Миңнебаев Казан мэрының Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен «десантчылар
союзы» төбәкара иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге
рәисе, Казан шәһәре Думасы депутаты Юрий Суворов Казан мэрының Рәхмәте белән
бүләкләнде.