30 августта Казанда, Шәһәр һәм республика көнендә, «Татарстан гашыйк итә» / «Казан гашыйк итә» дип аталган зур бәйрәм программасы көтелә. Тантаналы чаралар шәһәрнең төрле мәйданчыкларында уздырыла: «УРАМ» экстрим-паркында, К.Тинчурин исемендәге театр каршындагы мәйданда, Иске Татар бистәсендә, ипподромда һәм Игенчеләр сарае алдындагы мәйданчыкта кызыклы тамашалар оештырыла. Бәйрәм көне «Казан» гаилә үзәге янындагы зур концерт белән тәмамланачак. Аның төп кунагы Россиянең атаклы рок-төркеме «Уматурман» булачак. Кичә ахырында исә күк йөзен бәйрәм салюты бизәячәк. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.
«30 августта кая барырга икәнен сайлау елдан-ел авырая бара, чөнки бик күп бәйрәм мәйданчыклары оештырылачак. Программада чабышлардан алып гармунчылар бәйгесенә кадәр, ишегаллары бәйрәменнән алып мотоцикллар фестиваленә кадәр төрле чаралар һәм концертлар каралган. Барлык казанлыларны һәм шәһәр кунакларын бәйрәмгә чакырабыз. Казанлыларга бу матур көннән чын ләззәт алуларын һәм бәйрәм кәефен мөмкин кадәр озаккарак саклауларын телибез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
«УРАМ» экстрим-паркында сигезенче тапкыр «Урам» музыкаль фестивале узачак. Иртәнге 10:00 да башланып китәчәк чара экстремаль спорт төрләре, заманча сәнгать һәм урам мәдәнияте вәкилләре өчен төп җыелу урынына әйләнәчәк. Көн дәвамында паркта җирле яшьләр төркемнәре катнашында концерт программасы оештырыла.
Көндезге 11:00 дә К.Тинчурин исемендәге театр каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар!» халык бәйрәме башлана. Биредә Татарстан районнарыннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән меңнән артык гармунчы җыелачак. Алардан соң сәхнәгә Казанның иҗатчан эшче яшьләре – «Безнең заман» конкурсы финалчылары күтәреләчәк. «Алга таба, 15:00 сәгатьтән, бу мәйданда бәйрәм «Көнчыгыш базары Казанда» Россия-Көнчыгыш халыкара милли мәдәниятләр фестивале белән дәвам итәчәк. Россия төбәкләре һәм чит ил артистлары катнашында «Дуслык тавышлары: ачык һавада бәйрәм концерты» тәкъдим ителәчәк. Программаның махсус кунагы – Бахтавар», – дип билгеләп үтте Азат Абзалов.
14:00 тә Казан ипподромында ат спорты бәйрәме була. Бирегә килүчеләр Татарстан Республикасы Рәисе бүләгенә данлыклы ат чабышларын һәм йөгерешләрен күрә алачак. Шулай ук тамашачылар өчен сәнгать осталары һәм эстрада йолдызлары катнашында зур концерт программасы әзерләнә.
Азат Абзалов сүзләренчә, Иске Татар бистәсендә 15:00 сәгатьтә «Казан сөлгесе» фестивале ачылачак. Бу чара милли җыр-бию сәнгатен саклауга һәм халыкара татулыкны ныгытуга юнәлтелгән. «Фестиваль татар халкының җыр-бию мирасын саклый һәм таныта, төрле төбәкләрдән килгән татар коллективларына үзара тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә, шулай ук сәләтле башкаручыларга ярдәм итә. 2019 елда әлеге чара ЮНЕСКОның иҗади шәһәрләр челтәре кысаларында уңышлы проектлар исемлегенә кертелгән», – диде Абзалов.
Казан Кирмәне диварлары янында, Казансу елгасы буенда 19:30 да ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале башланачак. Гадәттәгечә, аны маэстро Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт симфония оркестры оештыра. Быелгы махсус кунаклар арасында атаклы опера җырчысы Динара Алиева да бар.
«Казан» гаилә үзәге алдындагы мәйданчык исә сәгать 15:00 тән 22:00 гә кадәр бәйрәмнең төп сәхнәсенә әйләнәчәк.
Көн буе шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле тематик мәйданчыклар эшләячәк. Бәйрәмгә килүчеләр ачык һавада йога белән шөгыльләнүгә кушыла, диджейлар көйләренә бии, «Яшүсмер» яшьләр клублары оештырган үзенчәлекле кулдан ясалган өстәл уеннарында гаиләләре белән күңел ача алачак. Шулай ук фестиваль базары да ачылачак – анда Казанның 20 дән артык җирле бренды үз продукциясен тәкъдим итәчәк.
Көн ахырында «Шәһәр модераторлары» дип аталган ачык әңгәмә оештырыла. Биредә катнашучылар җанлы диалог форматында заманча Казанның үсешен, аның халык һәм кунаклар өчен җәлеп итүчәнлеген, шулай ук Татарстан башкаласын уңайлы һәм илһам бирүче урынга әйләндерүче фикерләрне уртаклашачак.
Концерт программасында Казан шәһәре филармониясе артистлары, яшь башкаручылар һәм танылган җырчы Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак. Шулай ук татар сәхнәсенең бөек исеме Илһам Шакиров истәлегенә багышланган һәм аның мирасын тәкъдим иткән музыкаль программа каралган. Бәйрәм концертының иң көтелгән төп кунагы Россиянең танылган рок-төркеме «Уматурман» булачак.
Кич, 22:00 дә, Казансу елгасы өстендә күкне бәйрәм салюты бизәячәк. Шәһәр халкы һәм кунаклары аны яр буеның һәр ягыннан – Дәүләт су инспекциясе үзәгеннән алып Миллениум күперенә кадәр күзәтә алачак.
Азат Абзалов сүзләре буенча, гадәттәгечә, бәйрәм уза торган барлык мәйданчыкларда янгын сүндерү хезмәте, полиция хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадалары кизү торачак. «Иминлекне тәэмин итү максатыннан, территориягә тикшерү пунктлары аша гына кереп булачак. Шуңа күрә бәйрәмгә килгәндә артык әйберләр алмаска, уңайлы киемнәр кияргә, ә һава торышы кояшлы булса, баш киемен онытмаска киңәш итәбез», – дип йомгаклады докладчы.