Казан мэриясендә «Үзгәрешләр командасы» проектының икенче сезоны башлана. Программа
Казан мэриясе хезмәткәрләрен һәм шәһәр үсеше өчен авторлык карарларын тәкъдим
итәргә әзер башка өлкәдәге идарәчеләрне күздә тотып эшләнгән. Эшлекле дүшәмбе
утырышында гаризалар кабул итү чарасының башлануы турында Башкарма комитет
Аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова
хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин башкалабызның алдагы үсеше өчен
кадрлар резервын һәм остазлыкны булдыруның мөһимлеген ассызыклады.
«Башкалабызның киләчәге кадрлар белән бәйле карарларны
дөрес итеп кабул итүебезгә, командабызга игътибарлы булуыбызга, эш өчен кирәкле
рухи кыйммәтләрне, максатларны, бурычларны җиткерә белүебезгә бәйле. Шуңа күрә,
хөрмәтле хезмәттәшләр, без яңа кадрларны игътибар белән эзләүне, остазлык
проектын гамәлгә ашыруны дәвам итәчәкбез. Яшьләребезнең нинди мохиткә килеп
эләгүе, аларга беренче көннән үк нинди кыйммәтләр сеңдерелүе бик мөһим. Шуңа
күрә башкалабызны безнең белән бергә үзгәртергә, кешеләргә хезмәт итәргә
теләүчеләргә: «Рәхим итегез!» – дибез. Һәм сезнең талантларыгыз нәкъ менә безнең
командада ачылсын өчен көчтән килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде Казан
мэры Илсур Метшин.
2025 елда эшли башлаган «Үзгәрешләр
командасы» проекты яшь җитәкчеләрне берләштерү һәм аларның тәкъдимнәрен тормышка
ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан булдырылган. Беренче сезонда бәйге
нигезендә сайлап алу нәтиҗәләре буенча командага 23 идарәче кушылган. Ярты ел
дәвамында алар үз тәкъдимнәрен камилләштереп, проект алымына өйрәнгән.
Программаның нәтиҗәлелеге гамәли казанышлар белән расланган. Казан Зооботаника бакчасы директоры Асия
Гыйззәтуллинаның шәһәр урамнарын үзгәртү тәкъдиме Чернышевский урамында гамәлгә ашырыла. Артур Алиевның төзелеш калдыкларын кабул итү
өчен махсус мәйданчыклар булдыру проекты Совет районы администрациясе
тарафыннан уңышлы кулланыла. Проектның
беренче сезонын тәмамлаган җиде кеше төп идарә нокталарына билгеләнгән. Катнашучылар
өчен Мәскәү хөкүмәтендә стажировкалар оештырылган, анда алар цифрлы шәһәр
идарәсенең иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнгән.
«Үзгәрешләр командасы»ның
икенче сезонында катнашу өчен гаризалар 10 августка кадәр кабул ителә. Кандидатлардан анкета тутырулары һәм шәһәр мохитен үстерү буенча үз
проектыңның асылын бәян
итүләре сорала. Мэрия
хезмәткәрләре гаризаны Пульс
платформасы аша тапшыра ала. Башка кандидатлар әлеге сылтама аша теркәлә ала.