Җәйге сезон башланганнан соң ике ай эчендә Казан паркларында 930 төрле күңел ачу һәм ял итү проекты оештырылган. Аларда ялларын 535 мең кеше файдалы һәм кызыклы үткәргән. Парклар дирекциясенең җәйге программасында шәһәрлеләр яратып өлгергән чаралар да, яңа вакыйгалар да – урам театр сәнгате фестивальләре, кызыксынулар буенча клублар, концертлар каралган.
«Без паркларны төзекләндерүгә күп көч салдык, ел саен яңа яшел мәйданнарны арттырабыз яисә яңартып торабыз. Бүген алар халыкны җәлеп итү үзәкләренә әйләнде. Сезон башыннан Казан паркларындагы чараларда катнашучылар саны ярты миллионнан артып китте. Безнең төп максат: Казан гаиләләре паркларда балалары белән күңелле ял итсен, яшьләр яңа сәләтләрен ачсын, ә күршеләр якын дусларга әйләнсен. Шәһәр шундый якты вакыйгалар белән тулганда, ул җанлана һәм чәчәк ата», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Паркларда җәйге сезон 23 майда Горки-Әмәт урманында ачылды. Зур гаилә программасына 10 меңнән артык кеше җыелган.
Сезонның иң зур яңалыкларының берсе – шәһәр халкының мәхәббәтен яулаган «Хор белән караоке» музыкаль форматы булды. Татарстан Республикасының халык артисты Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры белән бергә 3,5 меңнән артык кеше яраткан җырларын башкарган һәм бәйрәмнең онытылмас җылы мохитеннән ләззәт алган.
Узган атнада Лядский бакчасында «Октава» музыкаль кичәсе узды, анда 4 мең кеше җыелган. Кунаклар җирле музыкантлар – SASHA AND THE LANDS һәм Казанда беренче тапкыр чыгыш ясаган TERELYA төркеме белән танышкан.
10 июльдән 12 июльгә кадәр «Черек күл» паркында һәм Казан Кирмәне территориясендә урам театр сәнгате фестивале узды. Ул Казан, Мәскәү, Уфа, Самара, Әлмәт һәм Кстовтан төрле театр юнәлешләре артистларын берләштерде, аларның чыгышларын 12 меңнән артык кеше караган.
Кызыксынулар буенча клублар да үз эшен уңышлы дәвам итә: катнашучыларны «Черек күл» паркында – мәдәни очрашуларда, Аксенов исемендәге скверда – ачык һавада кино сөючеләр клубында, Акчарлак күле янында сәламәтлек клубында көтәләр. Бу сезонның тагын бер үзенчәлекле яңалыгы булып лото турниры танылды — әлеге уен һәр тапкыр тулы аншлаг белән уза һәм балаларны да, өлкәннәрне дә куандыра. Шулай ук күптөрле чараларга бай программалар Зур Зәңгәр күл янында, «Елмай» балалар паркында, Кабан күле яр буенда һәм Серов урамындагы бульварда гөрләп үтә.
Бу шимбә, 25 июльдә, Фукс бакчасында беренче тапкыр кояш баешы кичәсе узачак. Кунаклар кояшны җирле диджейлар һәм кичәнең төп хедлайнеры — Саша Спилберг музыкасы астында каршы ала алачак.
9 августта Горький паркында Идел буе халыкларының этник мәдәниятен чагылдырган алтынчы «Итил» фестивале гөрләячәк. Яшел аланлыкта музыкаль сәхнә, милли аш-су мәйданы, һөнәрчеләр ярминкәсе һәм гаиләләр ял итү урыннары урнашачак. Фестиваль һәрвакыттагыча балалы гаиләләрне, яшьләрне һәм туристларны берләштерә һәм җәйге сезонның иң көтелгән вакыйгаларының берсе булып кала.
Җәйге сезонны сентябрь ахырында йомгаклау планлаштырыла.