Казанда 66 авария хәлендәге юлларны төзекләндерү планы 96% ка үтәлгән – 2025 елда бу участокларда 240 тан артык юл-транспорт һәлакәте булган. 59 участокта юлларны тулысынча тәртипкә китергәннәр, тагын биш участокта – Габишев, Мир урамнарында һәм Мамадыш трактында урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында эшләр башкарыла. Шулай ук Юлиус Фучик һәм Спартак урамнары буйлап светофорларны урнаштыру өчен ике участок өчен проект-смета документациясе әзерләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Һәр вакыйганың сәбәпләре өйрәнелде, чаралар күрелде. Безнең бурыч – алдан күреп эш итү. Яңадан велосипед уйлап табасы юк: чишелеше күптән билгеле. Светофорлар, юл билгеләре кую, чикләүләр кертү, җәяүлеләр кичүләрен төзекләндерү һәм юл өслегенә тамгалар салу юлларда иминлек саклауны кисәтүгә юнәлдерелергә тиеш. Моның өчен республика һәм шәһәребезнең ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә юл-транспорт һәлакәтләре буенча вазгыятьне даими тикрешеп торыргы кирәк», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Игорь Куляжев сүзләренчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча иң куркыныч урыннар Островский – Пушкин, Чуйков – Бондаренко, Габишев – Кол Гали урамнары киселешләрендә һәм Танк боҗрасында ачыкланган.
Юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан барлыгы 150 млн сум акча бүлеп бирелгән.
«Муниципаль юл фонды акчалары исәбенә, капиталь төзекләндерү таләп ителмәгән юл-урам челтәренең иң куркыныч участокларында, 31 мең квадрат метрдан артык мәйданда чокырлар тигезләнгән», – дип хәбәр итте җитәкче урынбасары.
Моннан тыш, светофорларда «Триоль» тавышлы озату җайланмаларын урнаштыру эшләре башкарыла. Барлыгы 33 юл чатында 218 техник чара җиһазландырылачак. Бүгенгә планның үтәлеше 23% тәшкил итә.
Юлларда куркынычсызлыкны арттыру буенча эшләргә шулай ук юлларда тамгаларны яңарту да керә. Быелга планлаштырылган 425 мең квадрат метрдан 358 мең кв.м юл өслегенә билгеләр сызылган – бу гомуми эш күләменең 84% башкарылуын күрсәтә. Төп магистральләрдә термопластик, ә транспорт хәрәкәте азрак булган урамнарда буяулар кулланалар.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте иминлеген арттыру кысаларында 430 юл билгесе кую, 1370 метр култыксалар һәм 368 метр киртә кору, 16 ясалма тигезсезлекне төзекләндерү, 7100 кв.м өслекне төзекләндерү, ике светофор һәм җәяүлеләр өчен 27 проекцияле кичү урнаштыру каралган.
2025 елда элек ачыкланган 68 куркыныч участокта чаралар тулысынча төгәлләнде. Анда билгеләр яңартылган, кичү юллары җиһазландырылган, киртәләр һәм билгеләр куелган, җәяүлеләр юлы һәм йөрү урыннарына керү өлешләре төзекләндерелгән. Бер елга планлаштырылган барлык эшләр дә тулы күләмдә башкарылган.