Беренче «Казань за СВОих» («Казан үзебезнекеләр өчен») гуманитар форумында шәһәр мэры Илсур Метшин гуманитар оешмаларны, намуслы гуманитарчылар исемлеген һәм «Казан волонтеры» шәһәр медален берләштерәчәк Координация советы булдыру фикерен хуплады. Шулай ук ТР башкаласында махсус таныклыклар кертү планлаштырыла, алар активистларга мәктәпләрдә һәм яшүсмерләр клубларында патриотик тәрбия буенча дәресләр үткәрергә һәм госпитальләргә барырга мөмкинлек бирәчәк. «Мәскәү» мәдәни үзәгендә форумда тагын нинди тәкъдимнәр яңгыравы турында тулырак мәгълүмат KZN.RU материалында.
«Казань за СВОих» форумы фронтка ярдәм итү белән шөгыльләнүче 150ләп активистны, махсус хәрби операция өчен продукция җитештерүчеләрне, шәһәр предприятиеләре, оешмалары вәкилләрен һәм МХО катнашучыларын берләштерде. Алар үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.
«Әйдәгез көчләрне берләштерик, моны озакка сузмыйк. Без сезнең белән көндәлек эш алып барачакбыз. Бу эшне даими рәвештә оештырырга һәм барлык инешләрне безнең сугышчыларга зур матур ярдәм океанына әверелдерергә тәкъдим итәм. Без бүген үк тормышка ашыра алырлык әйберләр бар», - дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин катнашучыларга.
Башкарылган эшләр өчен волонтерларга хәрби белгеч – публицист Даниил Безсонов рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, активистларның эшчәнлеге бик мөһим, чөнки нәкъ менә аларның тырышлыгы аркасында армия катлаулы вәзгыятьтә коткарылды. Ирекле хәрәкәтләр хәрбиләрнең үтенечләренә җавап бирде һәм тиз арада техниканы җибәрде, мәсәлән, квадрокоптерлар, алар шунда ук сугышка китте.
«Волонтер булу — бу бик шәп һәм мактаулы. Бер мизгелдә пилотсыз очкычлар саны азайды, һәм без авырлыклар кичерә башладык, әмма сез безне коткардыгыз. Һәм бу техникага гына түгел, медицинага да кагыла. Аптечкалар барлык кирәкле дарулар белән тулды. Без хәтта яктылык булмаганда да кешеләргә операция ясый ала идек. Бу – безнең сугышчыларның тормышы. Һәм волонтерлар ярдәмендә медицина мәсьәләсе дә хәл ителде», — дип сөйләде ул.
Даниил Безсонов шулай ук волонтерларга дүрт сәгать чамасы янучы химик яктылык һәм җылылык чыганакларын фронтка җибәрүләре өчен рәхмәт белдерде. «Алар арзан, ләкин барыбер яктырталар һәм җылыталар. Ким дигәндә, солдат кыш көне бармакларын өшетәм дип борчылмаска мөмкин», — дип өстәде хәрби белгеч.
«Своих не бросаем 16» хәрәкәтенә нигез салучы Анна Артемьева матурлык салоны хуҗасы булган, хәрби техника, махсус кием һәм фронтта булган кешеләрнең шартлары турында берни дә белмәве турында сөйләде. МХО белән Анна Артемьева 2022 елның сентябрендә танышкан, ул вакытта Россиядә өлешчә мобилизация башланган. Фикердәш дуслары белән бергә ул матурлык салоны базасында гуманитар ярдәм җыю игълан иткән, шуннан бу ярдәм олы бер хәрәкәткә әверелгән. Кызларга коллиматорның нәрсә икәнен (мондый төзәүче укчыга күзләрен ачык тотарга мөмкинлек бирә, киң күзәтү һәм максатны тиз ачыклауны тәэмин итә) һәм гомумән хәрби техниканың ничек эшләвен тикшерергә туры килде. Ике ел эчендә «Своих не бросаем 16» волонтерлары 500 тоннадан артык авырлыктагы гуманитар ярдәм җибәргәннәр, анда яшеренү челтәрләре, коры ризыклар һәм башка бик күп нәрсәләр кергән.
Анна Артемьева билгеләп үткәнчә, активистларның күбесе бер-берсен белә һәм гаризаларны эшкәртергә, шулай ук логистиканы ачыкларга ярдәм итә. Әмма мошенниклар да бар, шуңа күрә, аның фикеренчә, тикшерелгән волонтерлар кергән махсус исемлек һәм барлык хәрәкәтләрне берләштерә торган совет булдырырга кирәк.
«Нәфис» Хәйрия фонды директоры Роза Гыйлмурова Координация советы булдыру фикерен хуплады һәм бары тик уртак тырышлык белән генә сизелерлек нәтиҗәгә ирешеп була, диде. Ул Татарстаннан МХОда һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм турында сөйләде. Бу ел дәвамында аларга 650 тоннага якын гуманитар ярдәм җибәрелгән: җыелмаларга азык-төлек һәм көнкүреш химиясе кергән. Моннан тыш, махсус операция башланганнан бирле яңа төбәкләргә, шулай ук эвакуацияләнгән кешеләргә гомуми авырлыгы 700 тонна тирәсе булган 34 гуманитар ярдәм фурасы җибәрелгән.
«Безгә өстенлекләрне билгели торган Координация советы кирәк. Мәсәлән, тиздән кыш, димәк, җылы әйберләр әзерләргә һәм җибәрергә кирәк», — дип хуплады мэр.
«Zа Победу! Казань» («Җиңү өчен! Казан») 2022 елда Евгения Коцарь теләге белән төзелгән, аның ире — хәрби хәрәкәтләр ветераны — МХОга киткән. Хатын-кыз баласы белән ялгызы калган, әмма, ул билгеләп үткәнчә, балачакта салынган ватанрәрвәрлек аны һәм күп кенә битараф булмаган казанлыларны берләштерә. Алар бергәләп яшеренү челтәрләрен үрә башладылар, хәрби махсус кием ясарга, сугышчылар өчен азык-төлек сатып алырга керештеләр. Хәзер хәрәкәттә 80нән артык волонтер бар. Оешма ике ел эчендә фронтка 500 тоннадан артык гуманитар ярдәм, шул исәптән оптика, рация һәм башка техник чаралар җибәргән.
Хәрәкәт карамагында алты бина бар, ләкин җитештерү күләмнәре арта, шуңа күрә Евгения Коцарь мэрдан бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итүен, шулай ук йөк машинасы сатып алуда ярдәм итүен сорады. «Без тагын да күбрәк ярдәм күрсәтергә телибез, әмма безгә мобильлек җитми. Хәзер без махсус машиналарга заказ бирәбез, моңа, әлбәттә, күп акча китә», — дип уртаклашты ул. Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан мэры кушуы буенча хәрәкәткә түләүсез нигездә Солидарность урамындагы бинаны тапшырганнар иде.
Ул шулай ук күп кенә малайларның әтиләреннән һәм аларның ярдәменнән мәхрүм калуын билгеләп үтте. Шуңа күрә бассейн, спорт залы һәм уку кабинетлары булган зур кадет мәктәбе булдыру фикере белән уртаклашты, анда балалар остазлардан ярдәм һәм патриотик тәрбия алыр иде.
«Билгеләп үтәсем килә, безнең шәһәрнең һәр районында яшүсмерләр клублары күп. Алар уңайлы, без аларны яңарттык. Аларда шулай ук мондый патриотик дәресләр үткәрергә мөмкин. Безнең балалар белән шөгыльләнүче тәҗрибәле профессиональ укытучыларыбыз бар», — диде Илсур Метшин.
«Матрешка» хәрәкәтендә катнашучы, эшмәкәр һәм пенсионер Лилия Мировая волонтерлык кенәгәсе төзергә тәкъдим итте. Таныклык активистларга госпитальләргә, мәктәпләргә һәм башка учреждениеләргә җиңелрәк керергә ярдәм итәчәк. Мэр фикерне хуплады һәм патриотик чаралар өчен махсус исемлек кирәк, анда аларга ышанырга мөмкин булган кешеләрне күрсәтәчәкләр, дип билгеләде. Башта мөһерле таныклыкларны Координация советы бирәчәк дип карар кылынды.
Үз соравы белән Илсур Метшинга «Никто, кроме нас! СВО» Лилия Култушева, өч бала анасы. Ул мобилизацияләнгән иренә ярдәм итәргә теләп, фикердәшләре белән бергә тулы гуманитар ярдәм оештырырга карар кылуы турында сөйләде. Алар агач материаллары, җылы әйберләр, аптечкалар җыялар, яшеренү челтәрләре үрәләр. Оешма тотрыклы рәвештә кирәкле предметларны аена ике тапкыр җибәрә. Киләсе җибәрүне алар ноябрь ахырында ясарга ниятләгәннәр, әмма көтелмәгән хәлләргә юлыкканнар һәм йөк машинасыз калганнар. Җитәкче мэрдан бу мәсьәләдә ярдәм сорады. «Әлбәттә, без ярдәм итәрбез. Без бу мәсьәләне, бу очрашуда тәкъдим ителгән башка кешеләр кебек үк, эшкә алачакбыз. Нәкъ менә шуның өчен җыелдык та инде – берләшергә һәм бергәләп эш итәргә», — диде шәһәр башлыгы.
«Zа мирное небо» фондын гамәлгә куючы Тимур Эткеев махсус бүләк – «Казан волонтеры» медален булдырырга тәкъдим итте. «Иртәгә бездә Казан шәһәр Думасы сессиясе узачак, әйдәгез без шундый тәкъдим кертик. Бу тулысынча дөрес фикер, чөнки кешеләргә ярдәм итү мөһим. Һәм без бу тәкъдимне шәһәр дәрәҗәсендә тәкъдим итә алабыз», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» эгидасы астында Лысычанскка, Рубежноега гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү буенча эш җайга салынган иде. Бу вакыт эчендә анда 1600 тонна гуманитар йөк – азык-төлек, төзелеш материаллары, җиһазлар һәм бу шәһәрләрдә тормышны торгызу өчен кирәкле барлык әйберләр төялгән 83 фура җибәрелгән.
МХОда катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгате буенча шәһәр фронтка кирәкле техника һәм төрле махсус әсбаплар тапшырган: 71 автомобиль, 5 гөмбәз тибындагы радиоэлектрон көрәш системасы, 110 коллиматор төзәүчесе, 73 тепловизор, 5 дронга каршы мылтык, өстәмә аккумуляторлы 205 рация, автоматлар өчен 120 кронштейн, 41 цифрлы төнлә күрү әсбабы, 110 аптечка, 105 яшеренү челтәре җыелмасы, 20 дуль-тормоз компенсаторы, 25 квадрокоптер һәм башкалар. Шулай ук төзелеш, хуҗалык, азык-төлек товарлары һәм беренче кирәкле әйберләр — дизель һәм бензин генераторлары, бензин пычкылары, автоном җылыткычлар, тимер мич һәм башка әйберләр җибәрелде. Барлыгы 580 миллион сумнан артык.
МХОда катнашучыларның гаиләләре өчен шәһәр ярдәме чаралары эшләнде. Казан мэриясе карамагында барлыгы 6237 бала. 3754 укучы ике тапкыр түләүсез туклану белән тәэмин ителгән, 1723 бала ата-ана түләвеннән азат ителгән. Район хакимиятләре тарафыннан шәһәр җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен 4049 транспорт картасы һәм 6414 «Батыр» картасы бирелгән, алар Казанның мәдәният учреждениеләренә һәм спорт объектларына бушлай керү мөмкинлеген бирә.