(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август, Диана Жиленкова). 2023 елга планлаштырылган Горький шоссесын реконструкцияләү эшләре 55% ка үтәлгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр итте.
«Бирелгән акчалар күләме безгә юлларны капиталь төзекләндерергә генә түгел, ә төзергә дә мөмкинлек бирә, - дип ассызыклады ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин. - Горький шоссесын төзекләндерү яхшы темплар белән бара, ә финанслау күләме – бөтен программаның өчтән бере диярлек. Шоссены киңәйтүдән тыш, без өч җир асты кичүен, биш җир өсте кичүен, өч җир асты борылыш элмәген, тоннель, эстакада һәм бер дәрәҗәдәге өч борылыш элмәген төзибез. Бу бик зур күләм».
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, октябрьдә Вознесение трактының беренче участогы буенча, Гвардия урамыннан Җиңү проспектына кадәр хәрәкәтне ачачаклар. Икенче участокта да – Җиңү проспектыннан М-7 федераль трассасына кадәр – эшләр актив бара.
«Бу 4 км очыш магистрале, анда светофорлар булмаячак, шуңа күрә ул шулай дип атала. Тротуарлар, яктырту, әлбәттә, велосипед юллары һәм барлык кирәкле коммуникацияләр белән алты полосалы юл булачак», – диде Илсур Метшин.
Игорь Куляжев сүзләренчә, Горький шоссесын реконструкцияләгәндә Музыкальная урамыннан М-7 гә кадәр «Факел» сәүдә үзәгеннән «Олимпиец» спорт комплексына кадәр өч хәрәкәт полосасы төзекләндерелгән, булган япмалар ремонтланган, вакытлыча юллар, Фрунзе һәм Болотников, Восстание һәм Болотников урамнары, Залесная урамындагы «Олимпиец» спорт комплексы тирәсендә борылыш элмәкләренең тоннель өлешләре төзекләндерелгән.
Шулай ук «Олимпиец» СК янындагы җир асты җәяүлеләр кичүләренең тоннель өлешләрендә, Залесная урамындагы «Кояшлы» лагере янында эшләр тәмамланган, элемтә, яктырту, электр белән тәэмин итү, газ һәм суүткәргеч челтәрләрен үзгәртеп кору һәм башка әзерлек эшләре башкарылган. Җир өстендәге җәяүлеләр кичүләренең нигезләре һәм терәкләре, бер дәрәҗәдәге борылыш элмәкләре һәм тавыштан саклаучы экраннар барлыкка килгән.
Шул ук вакытта Вознесение трактының беренче участогында – Гвардия урамындан Җиңү проспектына кадәр (озынлыгы 4 км чамасы) төзелеш төгәлләнгән диярлек. Гадел Кутуй, Родина һәм Җиһанов урамнары киселешендә өч җир асты кичүе, Җиңү проспекты һәм Гвардия урамы киселешендә һәм тимер юллар өстеннән ике тоннель төзү төгәлләнә.
«Бүгенге көндә юл һәм тротуарларда 200 мең кв.м артык асфальт-бетон япма җәелгән, 470 яктырту баганасы монтажланган, ике меңнән артык куак һәм алты мең агач утыртылган. Юл киемнәрен салу, тышкы яктырту челтәрләрен урнаштыру һәм башка эшләр алып барыла», - дип уртаклашты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Вознесение трактатының беренче участогындагы эшләр быелгы планнан 68% ка башкарылган. Шул ук вакытта Җиңү проспектыннан М-7 трассасына кадәр 8 км озынлыктагы икенче участокта инженерлык коммуникацияләрен үзгәртеп кору, Минск һәм Зәкиев урамнары буенча җәяүлеләр өчен җир өсте юллары, Нокса елгасы аша күпер төзү, Фучик урамы буенча юл үткәргеч һәм М-7 белән тоташкан юл чишелешен реконструкцияләү алып барыла. Эшләр планнан 55% ка тәмамланган.