(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче август, Диана Жиленкова). Октябрьдә Казанда Киндери, Борисоглебский һәм Күзәмәт поселокларында күперләр буенча хәрәкәтне башлап җибәрергә планлаштыралар. «Миллениум» һәм Назарбаев урамындагы күперләрдә ремонт эшләре дәвам итә. Ә Отарда Монастырь ермагы аша күпер корылмасы төзеләчәк, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев.
«Мин хәтерләгәндә беркайчан да Казан буенча гына берьюлы алты күперне ремонтлау булмады», – дип ассызыклады шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, «Миллениум»да эшләр ике этапта алып барыла, алар бу һәм киләсе елга бүленгән. Ә Күзәмәт, Борисоглебский һәм Киндеридәге объектларда юл өслеген киңәйтү планлаштырыла.
Игорь Куляжев сөйләвенчә, «Миллениум»да Яңа Савин районыннан шәһәр үзәгенә таба хәрәкәт юнәлешендә проектта терәкләрне һәм рәшәткә коймаларны ремонтлау, гидроизоляция булдыру, юл япмасын җәю, яктырту челтәрләрен ремонтлау һәм архитектура яктыртуы каралган.
«Башкарма комитет тарафыннан эшләрне тизрәк тәмамлау буенча барлык кирәкле чаралар күрелә», - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Киндерле елгасы аша күпердә алына торган конструкцияләрне алыштырачаклар, машина өлешен киңәйтәчәкләр һәм тротуарны төзекләндерәчәкләр. Ә Борисоглебский бистәсендә терәкләрне һәм алына торган конструкцияләрне яңартачаклар, машина юлларын киңәйтәчәкләр һәм ике тротуар җәячәкләр, тышкы яктырту челтәрләрен һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы элементларын урнаштырачаклар.
Күзәмәт поселогындагы күпердә монолит һәм аркылы плитәләр, стеналар, юл киемнәрен салу, рәшәткәле коймалар урнаштыру, ике тротуар төзү һәм юлның киңлеген арттыру каралган.
Яңа күперне Монастырь ермагы аша күтәрәчәкләр. Проект терәкләр урнаштыруны, яңгыр канализациясе челтәрләрен һәм күрше урамнардан агынтылар җыючы чистарту корылмаларын төзүне үз эченә ала. Күпердә су белән тәэмин итү, яктырту челтәрләрен һәм башкаларны мотажлаячаклар.
«Эшләр үз эченә ермакның үзәнен
ныгытуны да ала. Күпер төзелешен киләсе елда тәмамлау планлаштырыла», - диде Игорь Куляжев.