(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март). Казан Мэры Илсур
Метшин театр хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Бөтендөнья
театр көне белән котлыйм!
Россия театр сәнгате күренекле һөнәри осталыкның ачык
үрнәге булып тора. Гасырлар буе дәвам иткән традицияләр, уникаль актерлык
мәктәбе һәм режиссурага гадәти булмаган караш театрны иҗатның иң әһәмиятле
төрләренең берсе итә.
Күп еллар дәвамында Казан театрлары Россиянең күпкырлы
мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү эшенә зур өлеш кертеп килә. Елдан-ел
аларның репертуары тулырак һәм баерак була бара, яңа иҗади идеяләр һәм сәхнә
осталыгының төрле юнәлешләре белән баетыла, һәм Казан халкының да, аның
күпсанлы кунакларының да игътибарын һәм чын кызыксынуын җәлеп итә.
Татарстан башкаласы театрлары гастрольләр белән актив
эшчәнлек алып баралар, үз тамашачыларын татар һәм рус театр сәнгатенең иң яхшы
үрнәкләре белән таныштыруларын дәвам итәләр, яңа исемнәр һәм талантлар ачалар.
Милли традицияләргә тугрылык саклап, безнең республика театрлары төбәк халыкларының
кабатланмас үзенчәлекле мәдәниятен үстерүгә ярдәм итә, Милли мәдәниятләр һәм
традицияләр елында бу аеруча мөһим.
Театр һәрвакыт тамашачыны рухи-әхлакый кыйммәтләргә
җәлеп иткән, яхшылыкка өмет һәм ышаныч уяткан һәм ихлас хисләр бүләк иткән.
Нәкъ менә шундый югары әхлакый ориентирлар Казан театрлары эшчәнлегенең
нигезендә ята, алар «Батыр» картасын төзү буенча шәһәр инициативасын
беренчеләрдән булып хупладылар һәм Ватанны саклаучы безнең заманның чын
геройлары балалары өчен үз ишекләрен ачтылар.
Хөрмәтле театр хезмәткәрләре! Сезгә чын күңелдән
уңышлар һәм яңа илһам чыганаклары телим! Дөньяга алып килгән яктылык сезнең
тормышыгызны да яктыртсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, бетмәс энергия һәм
иминлек телим!» – диелә котлауда.