(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь, Юлия Летникова). Мобилизацияләнгән казанлыларның
гаиләләренә ярдәм итүнең шәһәр чаралары ирекле хезмәткәрләр һәм махсус операциядә
катнашучы башка хәрби хезмәткәрләр гаиләләренә таратылды. Бу хакта бүген
эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Безнең
өчен мобилизацияләнүчеләр, ирекле хезмәткәрләр яки башка бүлекчәләрнең хәрби
хезмәткәрләре арасында аерма юк. Барысы да шәһәрдәге ярдәм чараларының бер
программасына берләштереләчәк», – диде Казан Мэры. «Яңа гаиләләр барлыкка
килүгә оператив җавап бирүегезне сорыйм, аларның исемлеге көн саен яңарырга
тиеш. Барысы да без игълан иткән ташламалар белән колачланырга тиеш», – дип
ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр
башлыгы искә төшергәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләләрнең балалары
мәктәпләрдә бушлай төшке аш ашаячак, балалар бакчаларына йөриячәк, аларда тукланачак,
җәмәгать транспортында йөриячәк, мәдәният һәм спорт учреждениеләре
хезмәтләреннән файдаланачак.
Казан
районнары администрацияләре мохтаҗларга адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр.
«Без мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре белән көндәлек элемтәдә калабыз. Район
администрацияләре көнкүреш мәсьәләләреннән алып финансларга кадәр булган төрле
сораулар буенча һәрбер гаиләгә ярдәм итә. Эш күләме арта, ләкин без аны
тулысынча башкарачакбыз. Бу безнең бурычыбыз»,
– дип билгеләде Казан
Мэры.
Исегезгә
төшерәбез, шәһәрдәге ярдәм чаралары турында тулы мәгълүматны сылтама буенча
белергә була. Моннан тыш, мохтаҗларга ярдәм итүгә битараф булмаган шәһәрлеләр
дә кушыла ала. Моның өчен гуманитар ярдәм җыю складларының берсенә кирәкле
әйберләр алып килергә, «Игелекле Казан» фондына акча күчерергә яки волонтер
булып язылырга мөмкин.