(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче ноябрь, Юлия Летникова). Казанда Яшьләр парламентының
икенче чакырылышына кандидатлардан гаризалар кабул итүне 27 нче ноябрьгә кадәр
озайттылар. Конкурста 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге, дәүләт яки муниципаль
хезмәткәрләр булмаган шәһәрлеләр катнаша ала. Бу хакта бүген Казан Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
«Без
шәһәрлеләрне иҗтимагый активлыкка җәлеп итүнең төрле формаларын эзлибез,
бүгенге көндә яшьләр безнең өчен аеруча мөһим. Яшьләр парламентын формалаштыру
конкурсында катнашу – үзең һәм үз планнарың турында белдерү, яшьләр даирәсе
исеменнән идеяләрне тормышка ашыру һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары белән
танышу мөмкинлеге», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанның
Яшьләр парламенты составына шәһәрнең 25 актив кешесе – предприятиеләрнең яшь
лидерлары, иҗтимагый һәм коммерцияле булмаган оешмаларның вәкилләре,
эшмәкәрләр, югары уку йортлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары,
үз-үзләрен тәкъдим итүче кешеләр, иҗат кешеләре һәм башкалар керәчәк.
«Даими
диалог, тиз профессиональ үсеш, дәүләт һәм муниципаль эш өлкәсендә тәҗрибә
тапшыру өчен Яшьләр парламентының һәр әгъзасына Казан шәһәр Думасы вәкиле беркетеләчәк»,
– дип искәртте А.Заһидуллина.
Яшьләр
парламентының икенче чакырылышын формалаштыру конкурсында катнашу өчен анкета
тутырырга, аңа сайлау алды программасы, фотография, видеовизитка һәм
кандидатураны карау турында гариза беркетергә кирәк.
Кандидатларны
конкурсның оештыру комитеты сайлап алачак, шуннан соң 1 нче декабрьдән 3 нче
декабрьгә кадәр конкурсантлар Казанда гамәлгә ашыру өчен тәкъдим итәчәк
проектларны һәм инициативаларны яклаячаклар. Үз идеяләрен уңышлы тәкъдим иткән
кандидатлар киләсе этапка үтәчәк – KZN.RU порталында ачык тавыш бирү узачак. Катнашучы
өчен тавышны 5 нче декабрьдән 14 нче декабрьгә кадәр бирергә мөмкин булачак,
нәтиҗәләр 15 нче декабрьдә билгеле булачак.
Исегезгә
төшерәбез, Казан шәһәр Думасы каршында Яшьләр парламенты 2020 елда оештырылган
иде. Аның командасы яшьләр мохитендә киеренкелек дәрәҗәсен киметү, яшьләрнең
социаль юнәлешле проектларын һәм инициативаларын эшләү һәм тормышка ашыру,
хокукый культураны арттыру һәм киң яшьләр массалары арасында актив граждан
позициясен формалаштыру һ.б. мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнә. Орган вәкаләтләре чоры 2 ел тәшкил итә.
Яшьләр
парламентының беренче чакырылышын Казан шәһәр Думасы, ТР Дәүләт Советы
депутатлары, Башкарма комитет, оешмалар, предприятиеләр һәм яшьләр берләшмәләре
вәкилләре катнашында 8 утырыш оештырды. Каралган сораулар җәй көне балаларның
һәм яшүсмерләрнең мәшгульлегенә, мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирүгә,
ата-аналары аерылышканнан соң балаларга психологик ярдәм күрсәтүгә кагылышлы
иде. Бу темалар шулай ук агымдагы елның апрелендә Казан шәһәр Думасының «Өмет –
Надежда» берләшмәсе һәм ТР Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсе
хатын-кыз депутатларының уртак утырышында каралды.
Ике
ел эчендә Яшьләр парламенты 2,5 мең кеше катнашында 44 чара үткәрде. А.Заһидуллина
сүзләренчә, «Сәламәт бул! FEST» фестивале аларның иң популяры булды, аның
кысаларында Кабан күле яр буенда спорт чаралары оештырылды. Моннан тыш, яшь
парламентарийлар инициативасы белән «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә беренче гаилә
коворкингы ачылды.
Август аенда Казан шәһәр Думасының XV
сессиясендә шәһәр Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, органның яңа составына
дәвамчанлыкны саклап калу һәм халык иминлеге өчен эшләүне дәвам итү генә түгел,
ә яшьләр проблемаларын хәл итүгә юнәлтелгән инициативаларны әзерләүдә активрак
булырга кирәк.