(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче ноябрь, Диана Жиленкова). 2023 елда Казанда Мәскәү районында Гагарин урамы буенча яңа сквер барлыкка киләчәк. Булачак җәмәгать киңлеге янында 1,4 меңнән артык кеше яши. Бүген Казан Мэры Илсур Метшинга 2,5 мең кв. м мәйданлы участокны төзекләндерү проектын тәкъдим иттеләр.
Территория Гагарин урамы, 107, Восход урамы, 20 һәм Восстание урамы, 54 адресларындагы йортлар арасында урнашкан. И.Метшин билгеләп үткәнчә, бу урыннар үзенең тарихилыгы белән билгеле – элек бу йортларда танылган авиатөзүчеләр һәм очучылар, аларның балалары яшәгән. Әлеге ишегалды «Бриз» компанияләр төркеме башлыгы Андрей Беляков өчен дә туып-үскән урын – Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе һәм компаниясе территорияне төзекләндерү инициаторлары булып чыгыш ясады. «Андрей Евгеньевич монда туган һәм үскән кеше буларак безнең белән бергә әлеге эшләрдә катнаша, бергәләп беренче проектны тормышка ашырдык», – дип искә төшерде Мэр күрше ишегалдында башкарылган эшләр турында.
Әйтик, 2018 елда «Мин күк йөзен сайлыйм» исемен алган күрше ишегалды территориясендәге скверны төзекләндерүгә старт бирелде. Участокта 6,1 мең кв. м мәйданлы асфальт ремонтланган, кече архитектура формалары урнаштырылган, контейнер мәйданчыгы реконструкцияләнгән һәм территорияне яшелләндергәннәр. Эшләрнең гомуми бәясе 17,1 млн сум тәшкил иткән. Ремонт эшләрен «Бриз» компанияләр төркеме һәм «Мәскәү районының ТКХ ИК» ҖЧҖ, шулай ук Казан ишегалды территорияләренең квартал эчендә йөрү юлларын ремонтлау программасы буенча башкардылар.
И.Метшин сүзләренә караганда, балалар һәм яшьләрне үзенә тартып торган ишегалдын төзекләндергәннән соң, халыктан тыныч ял итү урыннарын оештыру турында мөрәҗәгатьләр килгән. Шуңа күрә, мәсәлән, яңа сквер проектында шахмат һәм домино өчен өстәлләр каралган – бу зона өлкәннәр өчен дә туры киләчәк.
Хәзер булачак сквер урынында әзерлек эшләре бара, мәсәлән, 12 ташландык гараж сүтелгән. Шулай ук 732 кв. м мәйданда тротуар салынган. «Монда асфальт юллар бөтенләй юк иде. Без велосипед юлын да өстәдек. Таптап барлыкка килгән сукмаклардан торган җәяүлеләр элемтәләренә асфальт түшәдек. Бу җәяүлеләр өчен иң тыгыз артерияләрнең берсе», - дип сөйләде шәһәр башлыгына Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов.
«Бу тарихи ишегалды, – дип сөйләде төзекләндерү проекты авторларының берсе, архитектор Алмаз Дәминов. - Мәсәлән, мәктәпнең аркылы як дивары сакланып калган, мондыйлар 60 нчы елларда булган, һәм башка тарихи биналар». Аның сүзләренә караганда, төзекләндерү эшләре барган вакытта районның элекеге кыяфәтенә охшашлыгын саклау өстенлекле бурычларның берсе булачак.
«Без икенче этапка күчәбез, сез элеккечә үк безнең белән, Андрей Евгеньевич, бик зур рәхмәт. Җәй ахырында, шәһәр көнендә, монда очрашырбыз дип өметләнәбез», - диде Мэр.