(Казан
шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь). Казанның Совет районында 300 ир-атка
исәпләнгән гыйбадәт залы һәм 75 хатын-кыз сыйдырышлы балконы булган «Рауза»
мәчете ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм
Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин катнашты.
Мәчетне ачу
тантанасы изге Коръән сүрәсен укудан башланды. Мөселманнарны ТР мөселманнары
Диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Финанслар министры Радик Гайзатуллин сәламләде.
1,4 мең кв.
метрлы яңа дини учреждение Сеченов урамы, 21 адресы буенча урнашкан. Ике
манаралы һәм подваллы ике катлы кирпеч бинада тантаналар һәм чәй мәҗлесләре өчен бүлмәләр, конференц-зал, уку
сыйныфлары, гардероблар, имамнар һәм укытучылар, шул исәптән сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бүлмәләр бар.
Рөстәм
Миңнеханов һәм Илсур Метшин мәчетне карадылар һәм өйлә намазында
катнаштылар, дип хәбәр
итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Видеорепортаж