(Казан
шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь). Казан
Мэры Илсур Метшин Ижевск шәһәренең 88 нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә
атыш оештырылу сәбәпле кайгы уртаклашты. Шәһәр башлыгы Ижевск Мэры Олег
Бекмеметьев адресына кайгы уртаклашу сүзләре белән телеграмма җибәрде.
«Хөрмәтле
Олег Николаевич!
Ижевскиның
88 нче гомуми белем бирү мәктәбендә булган фаҗига турындагы хәбәрне ишетү
безнең өчен бик авыр булды. Барлык казанлылар һәм шәхсән үз исемемнән һәлак
булган һәм зыян күргән кешеләрнең якыннарына, шулай ук Ижевск халкына кайгы
уртаклашу сүзләрен җиткерәм.
Бу
безнең уртак кайгы. Мондый рәхимсезлектән гаепсез кешеләрнең, бигрәк тә
балаларның зыян күрүе куркыныч һәм гаделсез.
Зыян
күргәннәрнең барысына да тизрәк савыгуларын теләп калам, һәлак булганнарның
туганнарына – сабырлык, сезгә һәм Ижевск халкына әлеге авыр көннәрдә ныклык
телим.
Казан Сезнең белән бергә кайгыра», – диелә телеграммада.