(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы сентябрь,
Диана Жиленкова). Ел саен 1 нче октябрьдә дөньяда Халыкара өлкәннәр көне
билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бу көнне Татарстан башкаласында Өлкәннәр декадасы
старт ала, ул 10 нчы октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Пенсионерлар өчен бәйрәм
концертлары, хәйрия акцияләре, ярышлар һәм башка чаралар әзерләнгән. Бу хакта
эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл
Сәгыйтова хәбәр итте.
«Декада
вакытында күп кенә предприятиеләр үз ветераннарына игътибар итүне үзләренең
бурычы дип саный. Шәһәр Башкарма комитетының да үз ветераннары бар, без бик күп
чаралар оештырудан, очрашулар үткәрүдән тыш, аларны да чакырачакбыз,
рәхмәтебезне белдерәчәкбез», – диде Казан Мэры Илсур Метшин.
Казанда 80 яшьтән өлкәнрәк 50 мең пенсионер яши
2022
елның 1 нче гыйнвары мәгълүматлары буенча, Казанда иминият пенсияләрен 297 мең
872 кеше ала. Пенсионерларның 71,5% ы – хатын-кызлар, ә 28,5% ы – ирләр.
Г.Сәгыйтова
сөйләгәнчә, бүген ТР башкаласында 80 яшьтән өлкәнрәк 49 мең 841 пенсионер яши.
Өстәвенә, соңгы биш елда бу яшь категориясендә яшәүчеләр саны тугыз меңнән
арткан. Шулай ук шәһәрдә быел 100 һәм аннан да күбрәк яшьтә булган 49 кеше
исәпләнә, шуларның 44 е – хатын-кызлар, 5 се – ирләр. Өйдә социаль хезмәт
күрсәтү бүлегендә тагын 1 мең 395 казанлы патронатта тора.
Казанның Ветераннар советы 35 еллыгын билгеләп үтә
Татарстанда
ветераннар хәрәкәте актив. Шундый оешмаларның берсе – быел 35 еллыгын билгеләп
үтүче Казанның Ветераннар советы. Ул 300 меңләп пенсионерны берләштерә, алар 7
район һәм 206 беренчел ветераннар оешмасына керә. Шулай ук Казан учреждениеләре
базасында кызыксынулары буенча 51 клуб эшли.
Узган
ел Ратушада ветераннар инициативасы белән совет әгъзалары Мэр Илсур Метшин
белән очрашты, дип искәртте Г.Сәгыйтова. Ә сентябрьдә оешма яңа урынга –
«Игелекле Казан» коворкингына күчте. «Ветераннар оешмасының заманча уңайлы
офисы барлыкка килде. Монда киңәшмәләр үткәрү өчен конференц-зал, архив
документларын саклау өчен аерым бүлмә бар. «Игеклекле Казан» белән уртак
файдалану зонасында кухня җиһазландырылган, анда кулинария мастер-класслары
уза. Ветераннар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән ризык әзерләү
тәҗрибәсе белән уртаклашалар», – диде ул һәм «Игелекле Казан» белән бергә
ветераннар волонтерлык эше белән шөгыльләнә алуын ассызыклады.
Быел
Казанның Ветераннар советы төрле чаралар, шул исәптән төрле утырышлар,
киңәшмәләр, күргәзмәләр, башка шәһәрләргә барулар оештырды. Шулай ук оешма
социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар өчен грант конкурсларында
катнашты, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Мәсәлән,
откан грант ярдәмендә «Тормыш гармониясе – бәхетле картлык» җыентыгы чыгарылды.
Шәһәрнең
Ветераннар йортында 2 нче сентябрьдән Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
каршында эшләүче «Молоды душой» дип аталган Көмеш волонтерлар үзәге
активистлары концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Кунакларга хәйрия
комплектлары бүләк ителәчәк. Шулай ук Өлкәннәр көне уңаеннан Көмеш волонтерлар
Казанның «Җиңү волонтерлары» бүлеге белән берлектә берничә чара уздырачаклар.
Халыкара
өлкәннәр көненә багышланган концертлар 4 нче октябрьдә «Чулпан» мәдәни
үзәгендә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә һәм В.И.Ленин
исемендәге мәдәни-досуг комплексында узачак. Сәхнәгә Татарстанның сәнгать
осталары һәм иҗат коллективлары чыгачак. Шулай ук концерт программалары
шәһәрнең барлык сәнгать мәктәпләрендә дә планлаштырылган, ә белем бирү
учреждениеләрендә ветераннар белән иҗади очрашулар һәм чәй табыннары
оештырылачак. Алтын һәм бриллиант юбилярларны Гражданлык хәле актларын теркәү
бүлекләрендә котлаячаклар.
Муниципаль
спорт учреждениеләрендә Казан пенсионерлары ГТО нормаларын тапшыру кысаларында
ташламалы нигездә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә алачаклар. Тулырак
мәгълүматларны KZN.RU порталындагы Физик культура һәм спорт комитетының
«Ташламалы визит» бүлегендә белергә мөмкин. Өлкән яшьтәге шәһәрлеләрне спорт
ярышларында да катнашырга чакыралар, алар арасында «Тән һәм җан яшь булсын өчен»
су спорт бәйрәме, рус бильярды буенча шәһәр турниры һәм «55 тән узганнар»
футбол турниры кебек чаралар бар. Чараларны шул исәптән Казан районнары
администрацияләре дә оештыра.
Өлкән
яшьтәге казанлыларны шәһәрнең җәмәгать транспортында автоинформаторлар
ярдәмендә котларга планлаштыралар. Моннан тыш, хезмәт коллективларында
ветераннарны хөрмәтләү Казан предприятиеләрендә дә узачак.
Быел 400 дән артык пенсионер яңа һөнәрләр үзләштерде
Халыкара
өлкәннәр көнендә Казанның гомумбелем бирү учреждениеләрендә ялгыз өлкәннәргә
ярдәм итү буенча «Кешеләргә күңел җылысы бүләк итәбез», «Сезгә бездән рәхмәт»,
«Изгелек эшләргә ашыгыгыз» һәм «Ветеран янәшәдә яши» акцияләре старт ала, дип
сөйләде Г.Сәгыйтова. «Декада кысаларында өлкәннәрнең сәламәтлегенә аерым
игътибар биреләчәк. Казанның сәламәтлек саклау оешмаларының табиб-белгечләре
өлкән яшьтәге ялгыз авыруларның өйләренә барачаклар», – дип өстәде ул.
Казан
Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, 21-25 нче сентябрьдә
шәһәрдә вакантлы эш урыннары ярминкәләре һәм пенсионерларны эшкә урнаштыруда
ярдәм итү көннәре узды. Ел дәвамында мәшгульлек буенча шәһәр хезмәте ярдәмендә
«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты
кысаларында 50 яшьтән өлкәнрәкләр хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган өстәмә
һөнәрне үзләштерә алалар, мәсәлән, пешекчегә, кондитерга, электромонтерга,
эретеп ябыштыручыга укып була. Быел 400 дән артык кеше өстәмә белем алган.