(Казан
шәһәре KZN.RU, 22 нче июль, Юлия Летникова). Бүген Салават Күперендә 4 нче
номерлы балалар шәһәр поликлиникасының икенче филиалы ачылды, ул Н.Йосыпов ур.,
3б адресы буенча урнашкан. Биредә 2,5 меңнән артык бала медицина ярдәмен
алачак, ә хезмәткәрләр сменага 125 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Филиалның бөтен
медперсоналы Салават Күпере комплексында яши. Казан Мэры Илсур Метшин һәм ТР
сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков яңа медицина учреждениесе ачылышында
катнаштылар.
Бүген
Салават Күперендә 25 меңгә якын казанлы яши, микрорайон территориясендә 3
мәктәп, 8 балалар бакчасы һәм яшүсмерләр клубы эшли. Балалар поликлиникасының
барлыкка килүе Салават Күпере икенче өлешендә яшәүчеләр өчен көтеп алынган
вакыйга булды. «Халык мөрәҗәгатьләренең күбесе медицина хезмәте күрсәтүгә
кагылышлы иде. Микрорайонның беренче өлешендә поликлиника эшли инде, әмма
Салават Күперенең икенче өлешендә яшәүчеләргә учреждениегә барып җитү уңайсыз,
– дип билгеләде И.Метшин. - Яшәү урыны буенча филиал ачылганнан соң 2,5 мең
сабый сыйфатлы медицина хезмәте ала алачак. Моның өчен республика җитәкчелегенә
һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан коллегаларыбызга зур рәхмәт».
«Казанның
барлык районнары, урнашу урынына карамастан, – шәһәр үзәге булсынмы, Азино яки
Салават Күпере булсынмы – үсеш алган инфраструктурага ия булырга тиеш», – дип
ассызыклады Мэр. Ул искәрткәнчә, торак районда паркның икенче чираты төзелеше
дәвам итә, һәм халык өчен балалар һәм спорт мәйданчыклары, пирс, амфитеатр һәм
башка зоналар булган заманча җәмәгать киңлеге барлыкка киләчәк.
Гомуми
мәйданы 336,8 кв. м булган 4 нче номерлы балалар поликлиникасының филиалы торак
йортның беренче катында ачылды. Ремонт эшләре узган елның октябрендә башланды,
ә бүген инде медицина оешмасы беренче пациентларны кабул итә башлады. 4 нче
номерлы балалар шәһәр поликлиникасының баш табибы Нияз Галиев кунаклар өчен
экскурсия үткәрде һәм ике педиатрия участогын, биоматериалны тапшыру кабинетын,
процедура, прививка ясау һәм манипуляция кабинетларын, дежур табиб бүлмәсен,
күкрәк сөте белән ашату бүлмәләрен һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
кешеләр өчен уңайлы санузелларның кайда урнашуын күрсәтте. Әйтик, педиатр
кабинетларының берсендә ике улы булган микрорайонда яшәүче хатын-кыз булды. Ул
Казан Мэрына балаларының хәзер Салават Күпере балалар бакчасына йөрүләре
турында сөйләде, ә ике елдан соң микрорайон мәктәпләренең берсенә беренче
сыйныфка барачаклары турында җиткерде.
Тимгел,
диарея, косу һәм йогышлы чирләргә шикләнеп мөрәҗәгать иткән балаларны карау
фильтрда алып барылачак. Моннан тыш, филиалда бушлай сөт ризыклары бирү пункты
урнашкан. «Филиалда ремонт сыйфатлы башкарылган, ә кабинетларның дизайн-проекты
шатландыра», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Кечкенә
пациентларны филиалда 11 белгеч, шул исәптән ике табиб һәм 7 шәфкать туташы
кабул итәчәк. Нияз Галиев барлык хезмәткәрләрнең дә Салават Күперендә яшәвен,
шуңа күрә аларга вахта ысулы белән эшкә барырга кирәк булмавын җиткерде.
Исегезгә
төшерәбез, 4 нче номерлы балалар поликлиникасының беренче филиалы 6 меңнән
артык балага хезмәт күрсәтә, ике участокның һәрберсендә пациентларның уртача
саны – 1525 кеше. Торак районның өлкән кешеләре медицина ярдәмен «Спасение» берләшмәсендә
ала. Ашыгыч медицина ярдәмен Юдино бистәсендә урнашкан ашыгыч ярдәм станциясе
бригадалары күрсәтә.
Салават
Күпере сәламәтлек саклауны үстерү программасы буенча Нурихан Фәттахов һәм Наил
Йосыпов урамнары киселешендә аерым поликлиника төзелеше дәвам итә. «Яңа
медицина учреждениесе 8,5 мең кв. м мәйдан биләячәк. Аның проект егәрлеге
көненә 750 кешегә исәпләнгән, шуларның 250 се – балалар», – дип сөйләде ТР
сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.