(Казан
шәһәре KZN.RU, 21 нче июль, Дмитрий Никитин). Казанның Су спорт төрләре
сараенда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча «Дуслык уеннары» комплекслы
халыкара ярышларның беренче этабын ачу тантанасы узды. Ярышлар 1300 спортчыны
берләштерәчәк, шул исәптән 215 е – башка илләрдән. Тантанада Казан Мэры Илсур
Метшин, РФ Спорт министры Олег Матыцин, ТР Спорт министры Владимир Леонов,
Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников һәм башкалар
катнашты.
Шәһәр
башлыгы барлык катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, ил һәм республика
җитәкчелегенә Татарстан башкаласының чираттагы тапкыр масштаблы халыкара спорт
чарасын уздыруы өчен рәхмәт белдерде. «Казан эре спорт чараларын сагынды. Без
спортны яратабыз, шөгыльләнәбез һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз. Бу
ярышларның уеннарда катнашучыларга яңа дуслар бүләк итүен һәм иң көчлеләр
җиңүен телибез!» - диде И.Метшин.
Ярышларда
1300 спортчы, шул исәптән Алжир, Әрмәнстан, Белоруссия, Венесуэла, Вьетнам,
Сербия, Сирия, Судан, Үзбәкстан, Эквадор, Көньяк Африка республикасы,
Таҗикстан, Казахстан, Россиядән катнашачак. «Ярышлар тарихи урында уза. Су
спорт төрләре сарае инде берничә ел дәвамында төрле ярышларны иң югары дәрәҗәдә
кабул итә, һәм бу юлы да шулай булуына шикләнмим», – дип ассызыклады РФ Спорт министры Олег
Матыцин.
Татарстан
җыелма командасы составында турнирда 48 спортчы, шул исәптән йөзүчеләр Эдуард
Вәлиәхмәтов, Ралина Гыйләҗева, Дарья Устинова, суга сикерүчеләр Мария Полякова,
Никита Шлейхер, Александр Белевцев, синхрончылар Лев Балакин, Ника Сафонова һәм
башкалар катнаша.
Ярышлар өч
этаптан торачак: «Дуслык», «Спорт» һәм «Легендалар». Беренче этап 19 нчы
июльдән 3 нче августка кадәр уза. Анда 376 комплект медаль уйнатылачак (92 –
йөзү, 32 – суга сикерү һәм 160 – синхрон йөзү).
«Дуслык уеннары»ның икенче этабын 9 нчы ноябрьдән 26 нчы
ноябрьгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Ул суга сикерү буенча ТР Президенты Кубогын һәм йөзү буенча
халыкара ярышларны берләштерәчәк.
Уеннарның
өченче, ахыргы этабы 8-17 нче декабрьдә узачак һәм Татарстан башкаласында Су
спорт төрләре легендаларын җыячак. Спортчылар йөзү буенча Владимир Сальников
Кубогы, синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина Кубогы һәм суга сикерү буенча
Дмитрий Саутин Кубогы өчен көрәшәчәк. Дуслык уеннары»ның икенче этабын 9 нчы
ноябрьдән 26 нчы ноябрьгә кадәр үткәрү планлаштырыла. Ул суга сикерү буенча ТР
Президенты Кубогын һәм йөзү буенча халыкара ярышларны берләштерәчәк.
Уеннарның
өченче, ахыргы этабы 8-17 нче декабрьдә узачак һәм Татарстан башкаласында су
спорт төрләре легендаларын җыячак. Спортчылар йөзү буенча Владимир Сальников
Кубогы, синхрон йөзү буенча Светлана Ромашина Кубогы һәм суга сикерү буенча
Дмитрий Саутин Кубогы өчен көрәшәчәк.