Сентябрьдә Казанның 25 мәктәбендә профильле психологик-педагогик сыйныфлар ачылачак
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь, Юлия Летникова). Сентябрь аенда Казанның 25 мәктәбендә ачылачак психологик-педагогик профильле сыйныфларда 400 дән артык бала укырга теләк белдергән. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Безнең бурыч – тиз үзгәрүчән дөньяда балаларга үз-үзеңне һәм үз сәләтеңне табарга ярдәм итү. Моның өчен шәһәрдә төрле проектлар гамәлгә ашырыла, шул исәптән психологик-педагогик юнәлешле профильле сыйныфлар ачыла», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Психологик-педагогик профиль буенча укыту программасы Казан федераль университетында эшләнгән. Класслар универсаль, гуманитар, социаль-икътисадый һәм табигый-фәнни юнәлешләр кысаларында ачылачак. Укучылар педагогика һәм психология нигезләрен өйрәнәчәкләр, шәхес үсеше стратегиясен төзиячәкләр, проект эшчәнлеге күнекмәләрен үзләштерәчәкләр һәм мәктәп яны лагеренда вожатыйлар була алачаклар. Укучылар «Университет шимбәләре» кебек проектлар ярдәмендә студентлар тормышына чума һәм уңышларга ирешкән чыгарылыш укучылары тәҗрибәсен өйрәнә, психология һәм педагогика буенча мастер-классларда катнаша, профессорлар белән бер дәрәҗәдә диалог форматында фикер алыша алачак.