(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь, Юлия Летникова). 30 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр Казанда җәйге «Архитектура диалоглары» узачак. Очрашуларда елга инфраструктурасының табигатьтә ял итүгә бәйләнеше, шәхси торак төзелеше һәм шәһәрне яктырту буенча фикер алышачаклар. Проект Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә оештырылган. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр итте.
Казан Мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, КДАТУ барлык шәһәр структураларына үзләштерү кирәк булган кызыклы алым күрсәтә. «Диалог һәм даими аралашу шәһәрне үзгәртә һәм аны яхшырак итә. Профессионаллар бергәлеген һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә кирәк», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
И.Төхвәтуллина беренче «Архитектура диалоглары»ның язын узганын искә төшерде, катнашучылар импортны алыштыру шартларында проектлау һәм төзү өчен BIM-технологияләр буенча фикер алыштылар. Ә җәйге сезон чараларына Россиянең башка шәһәрләреннән экспертлар һәм «ДОМ.РФ» финанс институты вәкилләрен җәлеп итәчәкләр. Алар казанлылар белән шәхси торак төзелеше буенча типлаштырылган проектлар турында фикер алышачак һәм поселокларның концепцияләрен эшләү методологиясе белән уртаклашачак. Моннан тыш, алда булачак очрашуларда катнашучыларга төнге вакытта шәһәрнең дәрәҗәсен күрсәтәчәк архитектура-сәнгать яктылыгын ничек булдырырга кирәклеген аңларга кирәк булачак.
КДАТУ даими рәвештә «Архитектура иртәнге ашлары»н да оештыра. «Аралашу нәтиҗәсендә без хәл итәргә омтылган кайбер проблемаларны билгеләдек. Мисал өчен, шәһәр төзелеше кафедрасының 4 нче курс студенты мөрәҗәгатен эшкә алдык, ул кафедрасына җитәрлек ихтыяҗ булмавын сөйләде. Шуннан соң 2-5 курс студентлары белән очраштык һәм нәкъ менә аларның юнәлешендәге белгечләр территориянең потенциалын ачыкларга һәм алдагысы турында уйларга тиешлеге турында сөйләштек, чөнки аларга шәһәрләрне проектларга, территорияләрне планлаштыру проектларын һәм мастер-планнарны эшләргә кирәк булачак», – дип сөйләде шәһәрнең баш архитекторы.
И.Төхвәтуллина шулай ук быел иң яхшы архитектура объектына смотр-конкурска гаризалар кабул итү июльнең беренче көннәрендә башланачагын хәбәр итте. Тагын бер номинация яңалык булачак. «Теләсә кайсы архитектор, шәһәр төзүче яки дизайнер, нинди дә булса компаниядә эшләвенә яки шәхси практика белән шөгыльләнүенә карамастан, үз эшләрен тәкъдим итә ала», – дип ассызыклады шәһәрнең баш архитекторы.
Аның сүзләренә караганда, 8 нче июльдә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлаучыларның диплом эшләрен ачык презентацияләү булачак, анда архитектура һәм төзелеш компанияләре вәкилләре чакырылган. Алар талантлы яшьләр белән аралаша һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында фикер алыша алачак.
Бүген декабрьдә узачак чираттагы «Казаныш» архитектура форумы темасы да билгеле булды. Катнашучылар яшьләр өчен альтернатив торак һәм пространство турында фикер алышачак. «Без бу теманы махсус төп тема итеп билгеләдек, яшьләрнең тормышы һәм эше өчен уңайлы шартлар тудыру ничек мөһим икәнлеген аңладык. Форумда әлеге киңлекләрнең нинди булырга тиешлеге һәм шәһәрдә алар кайда барлыкка килергә мөмкин булуы турында җентекләп сөйләшәчәкбез», – дип нәтиҗә ясады Илсөяр Төхвәтуллина.