(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче июнь, Юлия Летникова). Биш ел эчендә Казанда 46 яшүсмерләр клубы төзекләндерелгән. Клублардагы 82% түгәрәкләр һәм секцияләр бушлай. Казан Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә билгеләп үткәнчә, хәзер яшьләр клублары – ял итү урыны гына түгел, ә яшьләр мөһим заманча компетенцияләр ала торган киңлек тә.
«Бүген Казанда балалар һәм яшьләр клубларының 80% ы ремонтланды һәм заманча таләпләргә туры килә. Яшьләрнең көчле энергиясе шәһәр инфраструктурасын камилләштерергә, үзгәрешләр артыннан өлгерергә, яшьләрнең белем алу һәм үсеше өчен шартлар тудырырга ярдәм итә, - диде Мэр. – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәменнән башка безгә бу күрсәткечләргә ирешү авыр булыр иде». «Безнең бурыч – тиз үзгәрүчән дөньяда яшьләргә үзләрен һәм сәләтләрен табарга ярдәм итү», - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Ябык спорт залы, тавыш яздыру студиясе, продюсерлык үзәге һәм туристик-экологик үзәк
Бүген Татарстан Республикасы башкаласында Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитетының ведомство буйсынуындагы биш учреждениесе бар, алар 88 объектны үз эченә ала: «Яшүсмер» берләшмәсе (64 яшьләр (яшүсмерләр) клубы һәм 1 лагерь), «Ял» үзәге (11 лагерь), «Ышаныч» үзәге (10 бүлек), А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәге һәм «Дуслык» үзәге.
Соңгы 5 елда модернизация һәм челтәрне киңәйтү аркасында «Яшүсмер» берләшмәсенең клублар саны 55 тән 65 кә кадәр артты, аларда 17 мең кеше шөгыльләнә, нигездә, бу 14 тән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр. Яңа клублар Дәрвишләр бистәсендә, «Салават Күпере», Залесный, Бишбалта бистәсендә, Юдинода барлыкка килде, дип сөйләде аппарат киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Ремонт эшләре «Вертолет» һәм «Сандугач» яшьләр үзәкләрендә дәвам итә. Аларның беренчесендә капиталь ремонт тәмамланганнан соң тулы кыйммәтле ябык спорт залы эшләячәк, яшьләр өчен күп функцияле мәйданчыклар, тавыш яздыру студиясе барлыкка киләчәк, ә «Сандугач» үзәгендә профессиональ тавыш һәм видеоҗиһазлары булган яшьләр продюсерлык үзәге төзеләчәк.
Гүзәл Сәгыйтова хәбәр иткәнчә, 2023 һәм аннан соңгы елларда яшүсмерләр-яшьләр үзәкләрен ачу республика программасы проектына Казанда өч яңа бина кертелгән. «Арбузов урамындагы 6 нчы йортта ремонттан соң «Татарстан скаутлары» иҗтимагый оешмасы белән берлектә эре туристик-экологик үзәк оештырылачак, Ютазы урамында ТР Бокс федерациясе белән берлектә спорт клубы ачылачак. Губкин урамындагы «Казан» яшүсмерләр клубын киңәйтергә планлаштырабыз, оешмага күрше йорттагы буш бинаны тапшырырга уйлыйбыз», - дип, планнары белән уртаклашты шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
82% түгәрәкләр һәм секцияләр клубларда бушлай
Яшүсмерләр клубларын модернизацияләү белән бергә дәресләр юнәлешләре дә яңартыла. Мәсәлән, «Олимп»та чүлмәкчелек остаханәсе ачылды, «Арлекино» клубында роботехника түгәрәге барлыкка килде, «Икар»да тегү остаханәсе эшли, ә «Лимонад» үзәгендә техноковоркинг булдырылган.
Бер микрорайонда урнашкан клублар төркемнәрендә тулып җитмәүне бетерү өчен, аларның кайберләре яңадан формалаштырылган. Әйтик, Яңа Савин районындагы өч «квартирник» юнәлешләренең бер өлешен «Лада» күп профильле үзәгенә күчергәннәр, үз чиратында «Арлекино» клубында робот үзәге ачылган, «Борыч» клубында блогинг һәм видеомонтаж студиясе, «Шатлык» клубында карикатура мәктәбе эшли башлаган. «Бу ике тапкыр – 200 кешегә – тәрбияләнүчеләрне колачлау күләмен арттырырга һәм бер район кысаларында киң сайлап алу юнәлешләрен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде», – дип үзенең эш нәтиҗәләре белән уртаклашты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Алар белән адреслы эш «Авангард», «Лимонад», «Талантика» һәм башка клубларда үткәрелә. Әйтик, «Талантика»да спорт залы ачылган, ул сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшьләр өчен махсус тренажерлар белән җиһазландырылган.
«82% түгәрәккә һәм секцияләргә (бу 1177 юнәлештән 965 е) балалар бушлай йөри ала», - дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова. «Бүген белем бирү программаларыннан тыш, Казан яшьләре яшүсмерләр клубларында сәләтләрен үстерү һәм күнекмәләр алу мөмкинлегенә ия, аларның күбесе бушлай нигездә эшли, без моны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез. Икътисадый кризис вәзгыятендә балаларга өстәмә белем алу мөмкинлеген бушлай бирү мөһим», - дип билгеләп үтте Казан Мэры.
Казан клубларындагы түгәрәкләр һәм секцияләр үсмерләргә генә түгел, ә студент, эшләүче яшьләргә дә, шулай ук яшь ата-аналарга да юнәлдерелгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сөйләвенчә, халык соравы буенча стендаплар, интеллектуаль уен юнәлешләре һәм декрет ялындагы яшь әниләр, шул исәптән мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче кешеләр үз-үзләрен күрсәтә алсын өчен Brizmamaclub проекты ачылган. Моннан тыш, берләшмәләрдә һәркем өчен ачык 10 креатив зона төзекләндерелгән, «Свои» яшьләр клубы коворкинг белән talk-кафе форматында эшли, ә «Остаз» клубының ирекле киңлегендә квизлар һәм тематик «квартирниклар» уза.
Каникул вакытында клублар «Күңелсез булмаган сезон» проектын гамәлгә ашыра – белгечләр шәһәрнең паркларында, скверларында һәм ишегалларында чаралар үткәрә. Аларның беренчесе Балаларны яклау көнендә һәм Россия көнендә узды, эш җәй буе дәвам итәчәк.
Моннан тыш, ел дәвамында «Яшүсмер» берләшмәсенең 70 тән артык белгече ачык спорт мәйданчыкларында эшли, яшьләр һәм барлык халык өчен ял оештыра: кышын – хоккей, җәен – футбол, квестлар һәм ишегалды бәйрәмнәре.
Җинаятьчелекне кисәтү өчен тренер-остазлар системасы аша яшүсмерләр белән адреслы эшкә юнәлдерелгән «Свои» проекты тормышка ашырыла. «Узган ел» «Свои» проекты тәҗрибәсе республикада, шул исәптән «Форпост» яшьләр хәрәкәте челтәре аша да таратылды, – дип билгеләп үтте Г.Сәгыйтова.
«Яшүсмер» берләшмәсе хезмәткәрләренең уртача яше 34 яшь
Соңгы елларда Казанда «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләренең яшәрү тенденциясе күзәтелә башлады. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары сүзләренчә, 2017 елдан хезмәткәрләрнең уртача яше 46 яшьтән 34 яшькә кадәр кимегән. Корпоратив мәдәният – логотип, бердәм стиль кертелә, бу исә «Яшүсмер» берләшмәсенең заманча имиджына һәм яшь белгечләрне җәлеп итүгә китерә. Моңа шулай ук уңышлы тормышка ашырылган проектлар өчен хезмәт хакы үсеше һәм персональ бүләкләү системасын гамәлгә кертү дә йогынты ясаган.
Хезмәткәрләр даими рәвештә укулар уза, республиканың башка шәһәрләрендәге коллегалары белән фикер һәм проектлар белән уртаклаша. «Яшүсмер» белгечләре Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Санкт-Петербург һәм Самара клубларында булган. Коллегалардан «Яшүсмер» проектларының республикадан читтә дә өйрәнелүе билгеле булды, бу Казанда һәм Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге турында сөйли», – дип ассызыклады Г.Сәгыйтова.
Якындагы биш елда шәһәрдә яшүсмерләр-яшьләр үзәкләре санын 100 объектка кадәр арттыру, технологик кластер булдыру, шулай ук яңа юнәлешләрне үстерү планлаштырыла.