(Казан шәһәре KZN.RU,
20 нче июнь, Юлия Летникова). Казанның Парклар һәм скверлар
дирекциясенең яңа җитәкчесе итеп Айгөл Латыйпова билгеләнде. Бүгенге эшлекле
дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин аңа уңышлы эш һәм парк территорияләрен
үстерү өчен яңа идеяләр теләде.
«Айгөл Латыйпова соңгы биш елда директор
урынбасары булып эшләде. Роберт Гарипов Татарстан Президенты администрациясенә киткәннән
соң, Айгөл Фәритовна идарә кадрларын үстерүдән аруын, җитәкче вазыйфасын биләү теләген
белдерде, – дип шаяртты Мэр. – Без аны хупладык, һәм хәзер Айгөл Фәритовнаның
җаваплылык зонасында – 29 парк һәм сквер, 300 га җир, барлык җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү
һәм яңаларын төзү, шулай ук барлык сезоннарга да мәдәни программа эшләү».
Белешмә
Латыйпова Айгөл Фәрит кызы 1992 елның 28
нче июлендә Казанда туа.
2015 елда Казан федераль университетын
тәмамлый (менеджмент магистры).
2014 елның июненнән 2015 елның июненә
кадәр «Казанэнерго» ачык
акционерлык җәмгыятендә хисапчы булып эшли.
2015
елның июленнән 2017 елның сентябренә кадәр – «Казан шәһәре Башкарма комитетының
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе» муниципаль казна
учреждениесендә төзекләндерү бүлегенең баш белгече.
2017
елның сентябреннән 2018 елның гыйнварына кадәр – «РЭДИ» ҖЧҖ (Казан) директоры
урынбасары.
2018 елның гыйнварыннан 2022 елның
июненә кадәр – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе» МБУ директоры
урынбасары.
2022 елның 17 нче июненнән – «Казан шәһәре парклары һәм скверлары дирекциясе»
МБУ директоры.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният
идарәсенең Мактау грамотасы (2019 ел), Казан шәһәре Башкарма комитетының Мактау
грамотасы (2020 ел) белән бүләкләнгән.
«2 нче класслы муниципаль хезмәт референты» дигән класс чины бар.
Инглиз телендә
иркен аралаша.
Кияүдә, улы һәм кызы бар.