(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июнь, Юлия Летникова).
2024 елның февралендә Казан «Киләчәк уеннары» дигән яңа технологик спорт
турнирын кабул итәчәк. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта
узган эшлекле дүшәмбе вакытында әлеге чараның югары дәрәҗәдә оештырылачагына
ышаныч белдерде.
«Казан Цифрлаштыру елында «Киләчәк уеннары»н үткәрү
конкурсында җиңде, бу безгә әлеге юнәлештә үсеш өчен яңа мотивация бирә. Без
чаралар форматы өстендә эшлибез, һәм барысы да әзер булгач, аны Татарстан
халкына һәм барлык кызыксынучыларга тәкъдим итәчәкбез», – диде Илсур Метшин.
Казанның халыкара вакыйганы үткәрү хокукы өчен көрәштә
җиңүе узган атнада Петербург халыкара икътисадый форумында билгеле булды. Киберярышларга
бөтен дөньядан меңләгән катнашучы килер дип көтелә. «Казанда «Киләчәк уеннары»н
кабул итү – яңа шартларда зур шатлык һәм җаваплылык. Әлеге вакыйганы югары дәрәҗәдә
бергәләп уздырырбыз һәм оештырырбыз дип ышанам», – диде Казан Мэры.
Финал заявкасында 42 шәһәр катнашты, шуларның 5 се –
Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калуга һәм Сочи – шорт-листка керде. «Шәһәрләрнең әлеге чараны үзендә үткәрү теләге бик зур
булды, Татарстан башкаласының җиңүе безне нык сөендерде», – дип ассызыклады
шәһәр башлыгы. Казанның дөньякүләм масштабтагы чаралар уздыру буенча зур
тәҗрибәсе бар, алар күп кенә халыкара спорт оешмалары җитәкчеләре һәм
WorldSkills вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде, дип билгеләп үтте шәһәр
башлыгы.