(Казан шәһәре KZN.RU,
11 нче июнь, Дмитрий Никитин).
Казанга эш визиты белән Чечен Республикасы делегациясе килде. Бүген Казан Мэры
Илсур Метшин Татарстан башкаласы кунакларына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән
балалар һәм өлкәннәр, шул исәптән паралимпиячеләр өчен быел «Ярдәм» мәчете
территориясендә ачылган беренче махсуслаштырылган спорт комплексын күрсәтте.
Шулай ук И.Метшин һәм Грозный Мэры Хас-Мөхәммәд Кадыйров һәм Аргун
Мэры Илес Масаев кергән Чечен Республикасы делегациясе Кабан яр буенда булдылар,
анда 2020 елда эшләрнең беренче чираты кысаларында комплекслы төзекләндерү
эшләре башкарылды.
«Ярдәм» мәчетендә кунакларны имам-хатыйб
Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды. Ул делегация вәкилләренә мөмкинлекләре
чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен махсуслаштырылган спорт комплексы ачарга
Казан Мэры, шулай ук спонсорлар ярдәм итүен җиткерде.
«Функционал спортның флорбол (коляскада хоккей), бочча, футбол, мини-футбол,
волейбол һәм баскетбол кебек күп кенә паралимпия төрләре буенча күнегүләр
үткәрергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, гимнастик матлар һәм көрәш өчен матлар
сатып алынды, ә киләчәктә фехтование буенча өйрәнүләр уздыру планлаштырыла», –
дип хәбәр итте ул.
И.Метшин
үзәктә тәҗрибәле белгечләр шөгыльләнүен ассызыклады. «Әлеге уникаль комплекста спорт белән шөгыльләнү өчен
барлык шартлар да тудырылган – махсус заманча җиһазлар урнаштырылган, югары
квалификацияле тренерлар эшли», – диде ул.
Комплексның беренче катында күп
функцияле спорт залы һәм коляскадагы инвалидлар өчен тренировка залы урнашкан. «Казанда
мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлык үзенчәлекләрен исәпкә алган мондый
комплексның аналогы юк», – дип сөйләде И.Метшин кунакларга. Ике залдан тыш,
беренче катта киенү-чишенү бүлмәләре, санузеллар, сауна, ресепшен
һәм сак пункты бар.
Бу
вакытта спорт үзәгендә тренер җитәкчелегендә коляскадагы инвалидлар
тренировкасы, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уен – шоудаун буенча матч бара
иде. Илдар хәзрәт Баязитов билгеләп үткәнчә,
бу уен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында бик популяр.
Икенче
катка күтәрелгәч, Илдар хәзрәт Баязитов кунакларга көч һәм кардиотренировкалар
өчен залларны, массаж кабинетын һәм электр мускул стимуляциясе өчен җиһазлар булган
кабинетны күрсәтте.
Чечен Республикасы делегациясе спорт
үзәгенең җиһазландырылуын һәм аның хезмәткәрләренең әзерлек дәрәҗәсен югары
бәяләде. «Шәһәр һәм республика җитәкчелегенең ярдәмгә мохтаҗ халык өчен шундый эш башкаруы бик мөһим», – дип билгеләп үтте Хас-Мөхәммәд Кадыйров.
Аннары
делегация Казан Мэры белән бергә Кабан күле яр буенда булды, алар Г.Камал театры
янындагы мәйданнан Назарбаев урамына кадәр араны уздылар. Казанның Парклар һәм
скверлар дирекциясе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Айгөл Латыйпова кунакларга
барбекю зонаны, җәяүлеләр һәм велосипед юлларын, шәһәрлеләрнең ял итү урыннары
булган җәмәгать киңлеген күрсәтте. Исегезгә төшерәбез, Яр буен төзекләндерү
берничә этапта барды – футбол кыры, амфитеатр, гамаклар, спорт мәйданчыгы һәм
велопарковкалар барлыкка килде. Белгечләр яшелләндерү үткәрделәр һәм фиточистарту
каскадлары урнаштырдылар. «Төзүчеләр ландшафтны мөмкин кадәр саклап калырга
тырышты, шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен кирәкле
инфраструктура булдырдылар», – дип сөйләде Илсур Метшин.
Хас-Мөхәммәд
Кадыйров яр буенда урнашкан спорт мәйданчыгына игътибар итте. «Мондый урында спорт белән шөгыльләнү – үзе бер бер ләззәт», – дип билгеләп үтте Грозный башлыгы.
Айгөл Латыйпова шәһәрлеләрнең теләсә кайсы вакытта профессиональ тренажерлардан
файдалана алуы, ә дәресләрдән соң амфитеатр баскычларында яки су
өстендә урнаштырылган гамакларда ял итә алулары турында сөйләде.
Яр
буеның үзенчәлеге шунда ки, биредә ачык утта аш әзерләү өчен барбекю зонасы бар,
ул бик популяр булып тора, анда шәһәр халкы мангалларны прокатка да ала ала. Янәшәдә генә бәдрәфләр, ана һәм бала бүлмәсе урнашкан.
«Без шәһәрлеләрнең ялын оештыруга зур җаваплылык белән килдек», – диде Илсур
Метшин.
Шәһәр
объектларында шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев,
Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алеев, Киров һәм Мәскәү районнары
башлыгы Сергей Миронов, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Марат Закиров
һәм башкалар булды.
Исегезгә төшерәбез, Чечен Республикасы
делегациясе Татарстан башкаласына берничә көнлек эш визиты белән килде.
Кунаклар шәһәр хуҗалыгының төрле өлкәләрендә – төзекләндерү, төзелеш, ТКХ һәм башка
өлкәләрдә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә Казан тәҗрибәсен
өйрәнәчәкләр. Аерым алганда, Казан белән Грозный
арасында муниципальара хезмәттәшлек турында килешү төзелде.