(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июнь). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасы башкаласы җитәкчесе Хас-Мөхәммәд Кадыйров белән очрашты. Очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Грозный делегациясе Казанга Татарстан башкаласы тәҗрибәсен берничә юнәлеш буенча өйрәнергә килде: ТКХ системасы эше, торак һәм инфраструктура төзелеше, сәнәгать һәм икътисад үсеше.
Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Хас-Мөхәммәд Кадыйров хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү һәм уртак проектлар перспективалары турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Казан Ратушасында Илсур Метшин һәм Хас-Мөхәммәд Кадыйров муниципальара хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр.
Фоторепортаж
Видеорепортаж