Илсур Метшин Россиянең Сенегалдагы илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты
Марат Мугинов фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
июль). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы
Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты. Алар
Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер
алыштылар. Очрашу шәһәрнең Башкарма комитетында узды.
Элегрәк Дмитрий Кураковны ТР Хөкүмәт йортында кабул иттеләр. ТР Президенты
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хезмәттәшлек перспективалары, шул исәптән
машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацияләр кебек перспектив
юнәлешләр буенча да фикер алыштылар. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр
иткәнчә, Дмитрий Кураков бу эштә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.