Татарстан Президенты Казанның Киров районындагы ишегалды төзекләндерелеше белән танышты
Денис Гордийко фотосы
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче
июль). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районында ишегалларын
төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Ул Фрунзе урамындагы 15-нче һәм 17-нче
номерлы йортлар территориясендә эш барышын тикшерде.Чарада шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык
министры Марат Айзатуллин, Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты
җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
башлыгы урынбасары Илсур Хисмәтуллин һәм башкалар катнашты.Участокта ремонт эшләре «Безнең ишегалды» республика программасы
кысаларында алып барыла. Йортлар хәрәкәт күп булган юл янында урнашкан, шуңа
күрә төзекләндерү вакытында җәяүлеләрнең уңайлылыгына аерым игътибар бирелгән –
яңа куркынычсыз тротуарлар салынган, ә бөтен периметр буйлап яктырту баганалары
урнаштырылган. Бүгенге көндә ишегалды территориясендә күпфункцияле балалар мәйданчыгын
төзекләндерү һәм юл ремонты дәвам итә. Шулай ук проектта заманча урам җиһазлары
һәм велопарковкалар урнаштыру каралган. Ишегалдын төзекләндерүне тәмамлау
агымдагы елның өченче кварталында планлаштырыла. Республика Президенты башкарыла торган эшләрнең сыйфатын игътибар белән
күзәтергә һәм проектны гамәлгә ашыруның барлык этапларында да халыкның
мәнфәгатьләрен исәпкә алырга өндәде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат
хезмәте.Исегезгә төшерәбез, Казанда быел «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә
ашыруга 2,3 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Ул 408 йортның ишегалды
территорияләрен төзекләндерүне күздә тота, ремонтлана торган мәйданы 500 мең
кв. метрдан артык булачак. Эшләр комплексына асфальт-бетон өслеген ремонтлау,
тышкы яктырту челтәрләре урнаштыру, балалар өчен уен һәм спорт җиһазлары,
эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру кертелгән. Барлыгы Татарстан буенча 2021
елда 1074 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.