(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче май, Ксения Швецова). Яңа җәйге сезонда
Казанның 19 паркында стационар булмаган сәүдәнең 73 объектын урнаштыру
планлаштырыла. Бүген эшлекле дүшәмбедә Казан мэры Илсур Метшин аларның эшен
контрольдә тотарга һәм таләпләргә җавап бирүнең тышкы кыяфәтен тикшерергә йөкләде.
Вакытлыча сәүдә объектларын урнаштыру хокукын эшкуарлар аукционнар
нәтиҗәләре буенча алган, алар быел февраль аенда ук старт алган. Бүгенгә 47
электрон аукцион узды. Уйнатыла торган лотларның башлангыч бәясе 2,9 млн сум
тәшкил итте, ә йомгаклау бәясе – 7 млн сум, дип хәбәр итте Парклар һәм скверлар
дирекциясе җитәкчесе Роберт Гарипов. Ул искәрткәнчә, быел беренче тапкыр
стационар булмаган сәүдә объектлары өчен урыннар беренче тапкыр 3 елга
уйнатылды.
«Шулай ук без бу сезонда беренче тапкыр аукционнарда фудтраклар
уйнаттык: Җиңү паркында, Урицкий исемендәге паркта, «Казан» гаилә үзәге
территориясендә, Аккош күле пляжында һәм Лядской бакчасында», – дип өстәде
Р.Гарипов.
Сәүдә объектлары билгеле бер таләпләргә туры килергә тиеш. Мисал өчен,
аларның эш режимы теге яки бу паркның иң күп йөкләнеше чоры белән туры килергә
тиеш.
Объектларның тышкы кыяфәте дә контрольдә тотыла. «Моннан тыш, без
эшмәкәрләрдән кафеда меню һәм бәяләр бердәм стильдә үтәлүен таләп итәбез, – дип
өстәде спикер. – Паркларда булуны максималь куркынычсыз итү өчен без җәмәгать
туклануы предприятиеләре тарафыннан СанПиН нормаларын үтәүне җентекләп
күзәтәбез».
Стационар булмаган сәүдә объектлары тарафыннан күрсәтелә торган
хезмәтләрнең сыйфатын сәүдә объектларының кабул итү комиссиясе тикшерә, дип
өстәде Парклар һәм скверлар дирекциясе җитәкчесе.
Эшмәкәрлек эшен контрольдә тоту һәм эшкуарлар белән диалогта эшләү
мөһим, дип билгеләде шәһәр Мэры. «Без уйнаткан мәйданчыклар баштан ук
стандартка туры килергә тиеш, – дип ассызыклады шәһәр башлыгы. – Без һичшиксез
үтәчәкбез һәм тагын бер кат тикшерәчәкбез. Әмма килүчеләргә чисталык һәм хезмәт
күрсәтүдә югары планка бирелергә тиеш. Безне баштан ук чисталык һәм сәүдәнең
оештырылуы белән гаҗәпләндерегез».
Исегезгә төшерәбез, 1-нче майдан Казанда рәсми рәвештә сезонлы җәйге
сәүдә башланды. Эшкуарлар теләге буенча төзелгән объектларны
урнаштыру схемасы 326 урынны үз эченә ала, аларның яртысы җәйге верандаларга
туры килә.