(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Быел Казанда
мәктәпләр һәм балалар бакчаларыннан тыш капиталь ремонт беренче тапкыр өстәмә
белем бирү учреждениеләренә дә кагылачак. Әйтик, өч музыка мәктәбен, шул
исәптән Петр Чайковский исемендәге 1-нче номерлы музыка мәктәбен яңарту
планлаштырыла, анда заманның күренекле композиторы София Гобәйдуллина укыган.
Социаль объектларны ремонтлау һәм төзү планнары белән Казан Мэры Илсур Метшин
«Эфир» телеканалында «Актуаль тема» программасында уртаклашты.
Өстәмә белем бирү учреждениеләренең күбесе инде күптән ремонтка мохтаҗ,
дип билгеләп үтте Мэр. Чайковский исемендәге беренче мәктәптән тыш Баруди
урамындагы һәм Юдино бистәсендәге музыка мәктәпләрен дә ремонтлау
планлаштырыла. Моннан тыш, ремонт ике шәһәр китапханәсендә – Мәүлүтев урамында
һәм Баруди урамында узачак, дип хәбәр итте шәһәр башлыгы.
«Быел без шулай ук 10 балалар бакчасын ремонтларга, 8 мәктәпкәчә
учреждение һәм ике мәктәп төзергә җыенабыз, – дип искәртте И.Метшин – Без инде
зур юл уздык. 30-35 яшьтән өлкәнрәк 142 мәктәп, 96 балалар бакчасы, 46
яшүсмерләр клубы ремонтланган, аларда ремонттан соң балалар саны ким дигәндә
20-30%-ка арткан. Быел без бу эшне дәвам итәчәкбез».
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Казанда ике яшүсмерләр клубына
капиталь ремонт ясалачак – Гагарин урамы, 77б адресы буенча урнашкан
«Сандугач», Левченко бистәсендәге Рәхимов урамы, 23 адресы буенча «Икар». Соңгы
6 елда шәһәрдә барлыгы 64 яшүсмерләр клубының 46-сы ремонтланган. Шулай ук шәһәр яны лагерьларын
ремонтлау да дәвам итәчәк.
Президент программасы ярдәмендә Татарстан башкаласында шулай ук беренчел
челтәрдәге сәламәтлек саклау учреждениеләрен – балалар һәм өлкәннәр
поликлиникаларын тулысынча диярлек яңартырга мөмкин булды, дип өстәде шәһәр
башлыгы.
Социаль объектларны яңарту белән бергә торак фондына капиталь ремонт
дәвам итә. 10 ел эчендә Казанда 3200 йортка ремонт ясалды, дип искәртте Мэр.
«Без экваторны уздык. Узган ел 274 йортны яңарттык, быел тагын 295 йортны
төзекләндерәчәкбез», – диде ул.
Моннан тыш, быел 110 мең кеше яши торган 408 йорт ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла, дип өстәде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы шулай ук агымдагы елга юлларны ремонтлау һәм төзү планнары
белән уртаклашты. Аерым алганда, ул искәрткәнчә, быел Татарстан башкаласында
берничә эре проект гамәлгә ашырылачак, шул исәптән Вознесенский тракты, Зур Казан боҗрасы
участогы һәм башкалар. Моннан тыш, шәһәрдә 23 шәһәр һәм 22 бистә урамнары, 78
квартал эчендәге юл ремонтланачак.