(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Ксения Швецова). Быел Казан
Башкарма комитетында кадрлар үзгәреше булды. Күп кенә вазыйфаларны тәҗрибәле
булса да, әле шактый яшь кадрлар биләде, дип билгеләп үтте шәһәр Мэры Илсур
Метшин «Эфир» телеканалында «Актуальная тема» программасында. Вакыт бер урында
тормый һәм яңа идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен яңа көчләр таләп ителә,
дип ышана шәһәр башлыгы. Башкарма комитет хезмәткәрләре төрле дәрәҗәдә кирәк
һәм еш кына республика хөкүмәте командасына эшкә күчәләр, дип ассызыклады ул.
«Кемдер пенсиягә китте дип әйтә алмыйм, барысы да сафта. Әмма бүген
барысы да бик тиз үзгәрә, һәм командага яңа кешеләр килергә тиеш», – диде шәһәр
башлыгы.
Яшь булуына карамастан, әле күптән түгел генә Башкарма комитет
структураларында теге яки бу вазыйфаларны биләгән хезмәткәрләр лаеклы хезмәт
исемлегенә ия һәм тәҗрибәле, яхшы әзерлекле профессионаллар булып тора, дип
ассызыклады И.Метшин.
«Һәркемнең дәрте, тирә-юньдәге тормышны яхшы якка үзгәртү теләге һәм
үз-үзләренә һәм башкаларга юкка гына теге яки бу юнәлешне ышанып тапшырмауларын
исбатлау омтылышы булырга тиеш, – дип өстәде Мэр. – Яшьлек барысы да җиңәчәк.
Шуңа күрә мин күп кенә шәһәр халкының булган үзгәрешләрне күреп алуларына бик
шат, һәм моны аларның эш җимешләре буенча сизгәч, икеләтә шат булачакмын.
Ышанам ки, безнең команданың яңа әгъзалары бу якын арада моңа ирешәчәк».
Исегезгә төшерәбез, Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчесе итеп элек «Казанның
Киров районы юл төзекләндерү-эксплуатация идарәсе» муниципаль унитар
предприятиесе директорының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган Игорь Сәлахетдинов билгеләнде, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе итеп
элек Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары булып эшләгән Булат Алеев билгеләнде. Элек Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе аппараты
җитәкчесе булып эшләгән Ирина Бочкова аппарат җитәкчесе урынбасары – Казан шәһәре Башкарма комитетының
оештыру идарәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнде. Парклар һәм скверлар
дирекциясенең элеккеге җитәкчесе Марат Закиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясен җитәкләде, ә
дирекциянең яңа җитәкчесе итеп «Иске шәһәр» территориясе префекты вазыйфасын
биләгән Роберт Гарипов билгеләнде.