(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель, Ксения Швецова).
Бүген Казанда елга порты янында Советлар Союзы Герое, шәһәрнең мактаулы
гражданины Михаил Девятаев истәлегенә 12 агач утырттылар. Татарстан
башкаласында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе старт алган чарада Казан Мэры
Илсур Метшин һәм геройның оныгы Ирина Девятаева катнашты.
«Безнең янәшәбездә танылган геройлар йөрде, һәм безнең
изге бурычыбыз – алар турында истәлекләрне саклау»
Чараны уздыру идеясе «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия хәрәкәте региональ
берләшмәсендә катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителгән. «Без мондый тәкъдимгә
бик шат идек һәм яшьләребезне рәхәтләнеп хупладык, – дип сөйләде Казан Мэры. –
Армия елларында мин Михаил Петрович белән аралаштым, аны бик яхшы хәтерлим. Ул
Советлар Союзы герое булса да – тыйнак, гәрчә бик хөрмәтле ветеран иде. Минем
өчен бүгенге вакыйга аеруча мөһим, һәм мин аның бу бөек кешенең гаиләсе
даирәсендә узуына шат. Безнең урамнар буйлап, яныбызда атаклы геройлар йөрде,
һәм безнең изге бурычыбыз – алар турында истәлекләрне саклау».
Елга порты каршындагы кечерәк кенә скверны хәзер мәңге яшел агачлар: 10
чыршы һәм ике эрбет бизи. «Эрбет – ул үзенчәлекле энергетикалы агач, аны Себер
тайгасыннан алып киләләр, – дип билгеләп үтте Мэр. – Башка агачлар кебек үк, ул
бөек ватандашларыбыз нәрсә өчен батырлык кылган шул әйберләрнең символы булсын:
баш өстендә зәңгәр тыныч күк, шат күңелле яшьләр, җырлар һәм мәңге яшел агачлар».
Шәһәр башлыгы белән бергә агачларны каһарманның оныгы Ирина Девятаева,
оныкчыгы Анастасия Вәлиева һәм килене Фирдәүс Девятаева утырткан. Баксаң,
агачларны якыннары хөрмәтенә утырту традициясе аларның гаиләсендә күптән
барлыкка килгән – күп еллар элек аны Михаил Девятаев үзе башлап җибәргән. «50
елдан артык элек бабам Совет районында, Сеченов урамы, 5 адресы буенча урнашкан
үз йорты ишегалдында агачлар утырта башлады. Ул гаиләдә балалар яки оныклар
туганда агачлар утыртты, – дип сөйләде Ирина Девятаева. – Бүгенге кебек чаралар
безнең яшьләр өчен аеруча мөһим. Без бит геройларны искә алу гына түгел, без
шәһәрне бәйрәмгә – Җиңү көненә әзерлибез».
Кырымнан Михаил Девятаев кәстәнә һәм туя үсентеләре алып кайткан булган
– хәзер бу кодрәтле агачлар гаилә бакчасын бизи, дип өстәде Фирдәвес Девятаева.
Искәртеп узабыз, Михаил Девятаев Бөек Ватан сугышы елларында фронтка
китә. 1944 елның июлендә аның самолеты бәреп төшерелә, очучы әсирлеккә эләгә.
Авыр шартларда ул качу планын эшли һәм тормышка ашыра алган. Казанда 1957 елда
Михаил Девятаев «Ракета» су асты канатларындагы беренче теплоход капитаны итеп
билгеләнә. Пенсиягә киткәнче 1974 елда ул «Ракета» һәм «Метеор» тибындагы
судаларда капитан, шулай ук Казан елга портында капитан-остаз булып эшли.
Михаил Девятаев соңгы көннәренә кадәр Казанда яши.
«Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында Казанда 300 мең
агач утыртачаклар
Агач утырту акциясен башлап җибәрүчеләр үзләре дә актив катнаштылар –
агачларны 20-дән артык волонтер утыртты. Татарстанда акция кысаларында барлыгы
700 мең агач утырту планлаштырыла, шул исәптән Казанда – 300 меңнән артык
үсенте, дип сөйләде «Җиңү волонтерлары» бөтенроссия хәрәкәтенең Татарстан төбәк
берләшмәсе рәисе Азат Идрисов.
«Казанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе икенче ел уздырыла. Акциянең асылы 27 млн агач
утыртудан гыйбарәт – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә
хөрмәт күрсәтү, – дип сөйләде А.Идрисов. – Кеше акция кысаларында агач
утыртканда, ул аның координаталарын сайтта картага
төшерә һәм үз мәгълүматларын яза».
Акциягә мәктәп укучыларын актив җәлеп итәләр, дип өстәде «Җиңү
волонтерлары» хәрәкәтенең Казан бүлеге җитәкчесе Фаина Гринь. «Бу иң мөһим акцияләрнең
берсе. Без аның турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә, игътибар җәлеп итәргә
тырышабыз. Без геройларыбызны искә алу белән генә чикләнмичә, экология турында
да кайгыртабыз. Бүген безгә Михаил Девятаевның туганнары һәм шәһәр Мэры кушылды»,
– дип билгеләде ул.
Акциядә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев, «Иске шәһәр»
территориясе префекты Евгений Варакин һәм башкалар катнашты.
Исегезгә төшерәбез, ел саен Казан территориясендә 40 мең агач һәм 30 мең
куак утыртыла. Яшелләндерү вакытында шәһәр мохитендә яхшы тернәкләнергә сәләтле
махсус питомниклардан утырту материалы кулланыла.
2012 елдан Казан Мэры Илсур Метшин карары белән Казанда «Яшел рекорд»
муниципаль проекты гамәлгә ашырыла, аны шәһәр халкы, эре сәнәгать
предприятиеләре, кече һәм урта эшмәкәрлек хуплый. Проектны гамәлгә ашыру
чорында 540 меңгә якын эре үлчәмле агач, 530 мең куак, 150 мең күпьеллык
үсемлек утыртылды. Шулай итеп, шәһәрнең яшел зонасы өчтән бер өлешкә арткан һәм
хәзер 412 га тәшкил итә, ә агачлар бу вакыт эчендә автомобильләр барлыкка
килгәннән 4 тапкырга күбрәк утыртылган.