(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март, Екатерина Виславская). Казан Башкарма
комитеты Аппараты җитәкчесе итеп элек Совет районы администрациясе башлыгы
урынбасары вазыйфасын башкарган Булат Алеев билгеләнде. «Безнең яшьләр өчен бу
хезмәт сөючәнлекнең, һөнәри яктан үсәргә теләүнең яхшы үрнәге, яңа юнәлешләрне
белергә теләүне һичшиксез күрәчәкләр», –дип шәрехләде бүген шәһәр Башкарма
комитетының аппарат киңәшмәсендә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин.
И.Метшин билгеләгәнчә, Булат Алеев Башкарма комитетта студентлык
эскәмиясеннән эшли һәм барлык баскычларны узган. Мэр ассызыклаганча, аппарат
җитәкчесе вазифасы – шәһәр администрациясендә төп позиция. Бу җаваплы юнәлеш,
чөнки иҗтимагый оешмалар, коллектив эше һәм башка бик күп юнәлешләр белән бәйле
мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.
«Яшьлек – ул бик тиз уза торган җитешсезлек. Безнең өчен, өлкәнрәк һәм
тәҗрибәлерәк булганнарга бу Казанның бик яхшы иҗади өлеше, яшьләр белән диалог
өчен мөмкинлек, аның вәкиле Булат Алеев, – дип билгеләде И.Метшин. – Ул,
социаль лифт, барлык ишекләр дә ачык булуы турында сөйләгәндә, яшьләрнең ничек
үз-үзләрен табу үрнәге».
Исегезгә төшерәбез, элек Казан Башкарма комитеты Аппаратын җитәкләгән
Евгений Варакин «Иске шәһәр» территориясенең префекты
булды.
Белешмә
Алеев Булат Рафаил улы 1990 елның 18-нче декабрендә Чуаш АССРның Канаш
шәһәрендә туа.
2012 елда «Икътисадчы» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль
университетын тәмамлаган, 2014 елда икътисад магистры булган.
2010 елның июненнән 2012 елның март аена кадәр Казан (Идел буе) федераль
университетының студентлар клубы директоры булып эшләгән.
2013 елның апреленнән 2013 елның ноябренә кадәр – Казан (Идел буе)
федераль университетының Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе директорының
әйдәп баручы белгече.
2014 елның мартыннан 2014 елның ноябренә кадәр – Казан Башкарма комитеты
Аппаратының эш башкару идарәсенең гомуми бүлеге баш белгече.
2014 елның ноябреннән 2018 елның октябренә кадәр – беркетмә бүлеге
башлыгы, Казан Башкарма комитеты Аппаратының оештыру идарәсе башлыгы
урынбасары.
2018 елның ноябреннән 2021 елның мартына кадәр – Совет районы
администрациясе башлыгы урынбасары.
2021 елның 19-нчы мартыннан – Казан Башкарма комитеты Аппараты
җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2020 ел), Казан
шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2018 ел), Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2015
ел), «Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» (2013) истәлекле
медале , «Казанда 2015 елгы XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты»
истәлекле медале (2015 ел) белән бүләкләнгән.
«1-нче класслы муниципаль киңәшче» чинына ия.
Өйләнгән, ике бала тәрбияли.