(Казан
шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль, Алена Мирошниченко). Бүген Казанның «Черек күл»
паркында яшь хоккейчыларның Тарасов исемендәге «Алтын алка» Бөтенроссия
ярышларының шәһәр этабы старт алды. Быел ярышларда катнашу өчен рекордлы сан –
107 команда составында 2140 спортчы гариза биргән. Бүген, гала-матч
кысаларында, яшь хоккейчылар белән бергә бозга Казан Мэры Илсур Метшин, район
администрацияләре башлыклары, Татарстан Республикасы һәм Казан Хоккей
федерациясе вәкилләре, шулай ук «Ак Барс» хоккей клубы ветераннары чыкты.
«Бүгенге матч белән без «Алтын алка» турнирының финал
өлешен ачабыз. Безнең шәһәрдә яшь хоккейчылар өчен 78 ачык хоккей мәйданчыгы,
шулай ук 15 ясалма бозлы хоккей мәйданчыгы булган 12 спорт сарае эшли. Болар
барысы да аларга Казан, Татарстан һәм хәтта Россия данын якларга һәм үстерергә
ярдәм итә», –диде шәһәр башлыгы уенны ачу барышында.
Илсур Метшин шулай ук шәһәрдә һәм республикада хоккей
үсешенә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. «Бу, беренче чиратта, Татарстан
Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, аның ярдәме белән бөтен
республикада хоккей мәйданчыклары төзелә. Татарстан Республикасы Хоккей
федерациясе президенты Наил Маганов, шул ук «Ак Барс» президенты, – дип өстәде
Илсур Метшин. – Хоккейны яратучыларга, уйнаучыларга,
битараф булмаганнарга рәхмәт. Командаларда дус булыгыз һәм безне уңышларыгыз
белән шатландырыгыз. Алга финалда җиңүгә!».
«Хоккейга булган тугрылыгыгыз, мәхәббәтегез өчен
рәхмәт. Республикада, спортның бу төренә шундый игътибар булганда, Казанда 1-
нче номерлы спорт төренең – футбол икәнлегендә шигем юк», - дип билгеләп үтте
үзенең сәламләү сүзендә ТР Хоккей федерациясе вице-президенты һәм Казан Хоккей
федерациясе президенты Андрей Рябов.
Казанның үзәгендә урнашкан боз мәйданчыгына катнаш «яшел»
һәм «ак «командалар чыкты. Алар составына мәктәп укучылары, Киров һәм Мәскәү
районнары администрацияләре башлыгы Сергей Миронов, Совет районы
администрациясе башлыгы – Роман Фәтхетдинов, ТР Хоккей федерациясе
вице-президенты һәм Казан Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов, «Ак Барс»
хоккей клубы ветераны Сергей Столбун кергән. Шәһәр мэры 77-нче номер астында «яшелләр»
өчен чыгыш ясады.
Спортчылар 15 минутлык ике период уйнады. Матчның
беренче голын «аклар» капкасына Илсур Метшин кертте. Беренче период тигез 2:2
исәбе белән тәмамланды. Әмма очрашуның икенче өлешендә «яшелләр» тагын 4 гол
кертте, бу аларга лидерлыкка чыгарга һәм гала-матчта 6:3 исәбе белән җиңүче
булырга мөмкинлек бирде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча, «аклар» командасында иң яхшы
уенчы дип 183-нче номерлы гимназиядән Артур Ибинеев, ә «яшелләр» командасында –
Яңа Савин районының 177-нче номерлы лицее укучысы Никита Зиновьев танылды.
Аларга «Ак Барс» хоккей клубыннан сувенирлар һәм истәлекле алкалар тапшырылды.
Шулай ук Казан Мэриясеннән, шәһәр башлыгы Илсур Метшиннан һәм спорт җиһазлары
җитештерүче компанияләрдән турнирның барлык яшь катнашучыларына һөнәри
кәшәкәләр тапшырылды.
Быел «Алтын алка» район этабы 8-23-нче гыйнвар
көннәрендә өч яшь төркемендә узды: 2010-2011, 2008-2009 , 2006-2007 елларда
туганнар. Беренче урыннарны алган
командалар шәһәр турниры финалында катнашачак. Ул 17-нче февральгә кадәр
барачак. «Ишегалды спорты» дивизионы уеннары Казанның ачык боз тартмаларында, «Спорт»
дивизионы боз сарайларында узачак. Ярышларның икенче – шәһәр
этабына «Ишегалды спорты» дивизионыннан 24 команда һәм «Спорт» дивизионыннан 13 команда узды.
«Спорт» һәм «Ишегалды спорты» дивизионнары
җиңүчеләренең, һәр яшь төркемендәге бәрелеш матчлары нәтиҗәләре буенча, шәһәр
ярышларында беренче урын алган командалары «Алтын алка» республика турнирында
катнашачак. Моннан тыш, шәһәр ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар,
медальләр, дипломнар, истәлекле сыннар белән бүләкләячәкләр. Казанның Хоккей
федерациясе тарафыннан гомуми приз фонды – 500 мең сум гамәлгә куелган.
Ярышларны Мәгариф идарәсе, Балалар һәм яшьләр эшләре
комитеты, район администрацияләре һәм шәһәрнең Хоккей федерациясе белән
берлектә Физик культура һәм спорт комитеты оештыра.
А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубы призына яшь
хоккейчыларның Бөтенроссия ярышлары – ел саен үткәрелә торган хоккей турниры.
Командалар гомуми белем бирү мәктәпләре, ишегалды командалары, яшүсмерләр
клублары һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре командалары базасында
оештырыла. Узган ел турнирга 91 команда составында
1820 яшь хоккейчы кушылды.