(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь, Алинә Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин яңадан Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе итеп сайланды. Мондый карар бүген Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларының хисап-сайлау гомуми җыелышында кабул ителде, ул онлайн режимда узды. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов катнашты.
Ассоциация әгъзалары каравына Казан Мэры кандидатурасын Чебоксар хакимияте башлыгы Алексей Ладыков кертте. Ул ассызыклаганча, бүген Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан шәһәре Идел буе федераль округында гына түгел, ә дөньяда да динамик үсеш алучы шәһәрләрнең берсе булып тора. «Күп күрсәткечләр буенча Казан шәһәр мохитен үстерү, иминлек, төзекләндерү һәм шәһәр җитәкчелегенең хезмәте өлешендә эталон булып тора. ТР башкаласы кебек катлаулы система белән идарә итү өчен югары профессионализм һәм бай тәҗрибә генә түгел, ә Илсур Метшин ия булган уникаль талант та кирәк», - дип мөрәҗәгать итте ассоциация әгъзаларына Алексей Ладыков.
Илсур Метшин кандидатурасын РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Алексей Симонов та хуплады. «Соңгы 6 елда сез Идел буе шәһәрләре ассоциациясен җитәклисез. Сезнең һөнәри осталыгыгызны, җирле үзидарәгә керткән өлешегезне исәпкә алып, мин ассоциация рәисе посты оешманың динамикасын сакларга һәм барлык дәрәҗәләрдәге хакимиятләр белән нәтиҗәле аралашу мөмкинлеген бирәчәк, дип саныйм», - диде Алексей Симонов.
Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе вазифасына Илсур Метшин кандидатурасы бертавыштан хупланды. Шулай ук утырыш барышында рәиснең яңа урынбасарлары сайланды, алар Чебоксар хакимияте башлыгы Алексей Ладыков һәм Ульяновск башлыгы Сергей Панчин булды, ә ассоциациянең башкарма директоры итеп Владимир Репринцев сайланды.
Илсур Метшин ассоциация әгъзаларына ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Узган елларда ассоциация Россия Федерациясе законнары нигезендә, шәһәр һәм халык мәнфәгатьләрендә үз эшчәнлеген алып барды. Сез федераль хакимият органнары белән актив хезмәттәшлек алып бардыгыз. Һәм бу эш дәвам итәчәк. Ышанычыгыз өчен рәхмәт», - диде Илсур Метшин һәм барлык шәһәрләр җитәкчеләренә елны уңышлы тәмамлауларын теләде.
Белешмә
1998 елның 27-нче октябрендә Самарада Идел буеның 7 эре шәһәре - Казан, Түбән Новгород, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск, Чабаксар шәһәрләренең беренче гомуми җыелышы булды. Җыелышта муниципаль берәмлекләр арасындагы хезмәттәшлекнең яңа структурасын - Ассоциацияне гамәлгә кую турында шартнамәгә кул куелды. Ассоциациянең барлык әгъза-шәһәрләре Россия Федерациясе субъектлары үзәкләре булып тора, аларда Идел буеның төп икътисади, энергетика һәм мәгълүмат ресурслары, югары уку йортлары һәм фәнни-тикшеренү учреждениеләре тупланган.
Казан Мэры Илсур Метшин 2014 елның октябрендә Идел буе шәһәрләре ассоциациясе рәисе итеп сайланды һәм бу постка 2017 елда яңадан сайланды. Идел буе шәһәрләре ассоциациясе Уставы нигезендә, Ассоциация рәисе гомуми җыелыш тарафыннан өч елга яңадан сайлану хокукы белән сайлана.