(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Ксения Швецова). Казанда Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек тулы көченә бара, бәйрәм мәйданчыкларын шәһәрнең барлык районнарында да оештыралар. ТР башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны ачык һавада узачак 130 чара көтә: театральләштерелгән тамашалар, кышкы уеннар, ярминкәләр, шулай ук шәһәрнең 35 метрлы төп чыршысында яктылык һәм музыка тамашасы, ул «Казан» Гаилә үзәге янында ачылачак. Бәйрәм программасы турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов сөйләде.
Көн саен Касә янында гадәти булмаган спектакльләр һәм якты перфоманслар узачак
«Казан» Гаилә үзәге янындагы төп чыршы 24-нче декабрьдә ачылачак. Бу көнне шәһәрлеләр өчен зур концерт программасы, кышкы уеннар һәм күңел ачулар белән бәйрәм үткәреләчәк. Һәркем күңеленә хуш килерлек күңел ачу чарасын таба алачак. Биредә шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән бәйрәм ярминкәсе оештырылачак. Бәйрәм кунакларын 35 метрлы Яңа ел чыршысында яктылык һәм музыка тамашасы, шулай ук бөтен мәйдан периметрында урнашкан аттракционнар сөендерәчәк, дип хәбәр итте А.Абзалов.
Көн саен, Мәдәният идарәсе башлыгы сүзләренә караганда, Касә территориясендә мәдәни үзәкләр һәм Казанның «Оперение» иҗат студиясе көче белән спектакльләр оештырылачак. Матур костюмнар кигән артистлар «Казанда могҗизалар» проекты кысаларында «Зилант» һәм «Яңа ел каламбуры» перфомансларын тәкъдим итәчәкләр. Куелышларны шәһәрнең башка иҗтимагый киңлекләрендә дә күрергә мөмкин булачак.
«Сәүдә челтәрләрендә, иҗтимагый киңлекләрдә казанлыларның күп булуына караганда, шәһәр халкының кәефе күтәренке һәм Яңа елны каршылау теләге бар. Без бу теләкне тулысынча хуплыйбыз, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин. - Кеше шулай төзелгән ки, барлык кыенлыкларга да карамастан, без бу бәйрәмнән бары тик яхшылык кына көтәбез. Без Яңа ел кәефен булдырырга тырыштык, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең барлык районнарында, мәктәп яны территорияләрендә оештырылачак, чараларда шәһәр халкын күрергә шат булачакбыз».
Чыршы шәһәрчекләре шәһәрнең барлык районнарында эшләячәк
Чыршы шәһәрчекләренең тантаналы ачылышы Казанда торак массивларда, бистәләрдә һәм ишегалларында узачак, дип хәбәр итте А.Абзалов. Иске Татар бистәсендә милли стильдә бизәлгән кул эшләнмәләре белән чын Яңа ел ярминкәсе ачылачак. Сәхнәдә иң нәни кунаклар өчен спектакль куелачак, анда төп герой Яңа ел символы - Үгез булачак.
19-нчы декабрьдә Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында Яңа ел чыршысы ачылачак. Кунакларны концерт программасы һәм кышкы уеннар белән сөендерәчәкләр. Шунда ук үз чанаң белән шуу өчен ике шуу урыны булган бушлай зур боз тавы урнашачак. Җиһазны прокатка алырга мөмкин булачак.
24-нче декабрьдә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының үзәк чыршысы «Крылья Советов» паркында ачылачак. Сәхнәдә Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында программа узачак. Паркның спорт мәйданчыкларында ярышлар, кышкы конкурслар, уеннар оештырылачак. Бәйрәм чаралары Казан вертолет заводы һәм районнарның башка предприятиеләре ярдәме белән узачак.
«Шул ук көнне «Континент» паркында чыршы комплексын ачу планлаштырыла. Кунакларны театральләштерелгән тамашага, бию программасына һәм кышкы конкурсларга чакыралар, - диде Мәдәният идарәсе башлыгы. - Яңа ел мәйданчыклары шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарында да ачылачак. Бу ялларда Татар дәүләт филармониясе скверында чыршы утлары кабынды».
«Калейдоскоп» балалар паркында тагын бер бәйрәм шәһәрчеге 23-нче декабрьдә ачылачак һәм кунакларны әкият персонажлары катнашында интерактив программа белән шатландырачак.
Казанлыларның иң яраткан урыннарының берсе - «Наратлык» паркы - Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләрне 20 метрлы ясалма чыршы һәм прокат пункты булган шугалак белән шатландыра. «Казан-Оргсинтез» предприятиесе ярдәме белән яңартылган Яңа ел комплексын ачу 24-нче декабрьгә планлаштырыла. Бәйрәм Химиклар мәдәният йорты сәхнәсендә Яңа елда гаилә тарихы турындагы мультфильм трансляциясеннән башлана.
Рерошәһәрчек форматында үзенчәлекле Яңа ел атмосферасы казанлыларны Кремль яр буенда каршы алачак. Монда кунакларны иске фильмнар геройлары, архив открыткалары, тылсымлы уенчыклар һәм таныш көйләр каршы алачак. Яр буе уңайлы ярминкәләре һәм иҗади активлык зоналары булган тематик урамнарга бүленәчәк.
Спектакльләр, видеоинсталляцияләр, биюләр һәм ачык һавада актив ял итүләр: шәһәр халкын теләсә нинди зәвыкка туры килердәй күңел ачулар көтә
Яңа ел бәйрәмнәренә мәдәният учреждениеләре бай программа әзерләде. Шәһәр театрларында балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел тамашалары узачак. Мәсәлән, Кариев исемендәге Татар яшь тамашачылар театры «Тылсымбикә» спектакленә чакыра, ә «Әкият» курчак театры ике телдә куелачак «Кай һәм Герда» спектакленә көтеп кала. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы «Золушка» Яңа ел әкиятен күрсәтәчәк. Кечкенә тамашачыларны матур музыка, җырлар, биюләр һәм матур видеоинсталляцияләр көтә. Болактагы Яшьләр театрында «Гоша һәм аның дусларының Яңа ел маҗаралары» куелышы узачак.
Исегезгә төшерәбез, укучыларны «Яңа ел каникуллары» проекты кысаларында бәйрәм чаралары көтә.
Казан Ратушасында быел яшь казанлылар өчен мәшһүр «Щелкунчик һәм тычканнар патшасы» әкияте мотивлары буенча куелган «Щелкунчикның яңа маҗаралары» дигән тамаша кабатланачак.
«Пандемия белән бәйле рәвештә интерактив уеннар, әйлән-бәйлән һәм күңел ачулар быел булмаячак, әмма тамашачылар өчен кызыклы программалар, шулай ук чыршылар янындагы фотозоналар һәм кәеф күтәрү өчен әкияти арт-инсталляцияләр әзерләнгән», - дип билгеләде А.Абзалов. Чараларда булганда, битлек кияргә кирәк, ә балаларны 60 яшьтән өлкәнрәк булмаган бер кеше озата бара ала, дип өстәде ул.
Спорт объектларында да вакытны актив уздырырга мөмкин булачак. Казанда барлык теләүчеләр өчен прокат пунктлары булган 18 шугалак, шулай ук 12 чаңгы трассасы эшли, анда 1,5 меңнән артык чаңгыны прокатка алу мөмкинлеге бар, дип искәртте спикер. Шулай ук ирекле шуу өчен 78 хоккей тартмасы ачык, аларда «Алтын алка» шәһәр турниры кысаларында мәктәп командаларының иптәшләрчә матчлары узачак.
Бәйрәмне әзерләгәндә һәм уздырганда санитария иминлеген тәэмин итү, шул исәптән социаль дистанцияне, битлек режимын саклау мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. «Казанлылардан 18-нче декабрьдә Мәрҗани урамында һәм 24-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр Сибгат Хәким урамы буенча хәрәкәтне чикләү ихтималына аңлап карауларын сорыйбыз», - диде А.Абзалов.
«Иң мөһиме быел без аңлаган кыйммәтләр турында онытмаска кирәк»
Яңа елны бәйрәм итү күпчелек шәһәр халкы өчен өй шартларында узачак, бу узып баручы елның символы булачак, дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин. «Бу, мөгаен, гаилә белән узган иң истәлекле Яңа ел булыр, - диде ул. - Тулаем алганда 2020 ел безгә күп көтелмәгән хәлләр китерде, тормышыбызның агымын тамырдан үзгәртте. Күпчелек кеше моңа әзер түгел иде. Без бу елда зур киеренкелектә яшәдек, күп көч куйдык, күп нәрсә безнең өчен беренче тапкыр булды. Коронавирус һәм пандемия белән көрәш вакытында безгә мондый тәҗрибә булмаган килеш бик күп проблемаларны хәл итәргә туры килде».
Авырлыкларга карамастан, бу ел халыкка бик күп кыйммәтле тәҗрибә китерде һәм үзара ярдәмнең мөһимлеген искәртте, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. «Без тормышка, ә иң мөһиме - аның кыйммәтләренә карашларны яңарттык. Беренче чиратта гаилә, ата-аналар, якыннарның ярдәме мөһим икәнен аңладык, - диде И.Метшин. - Һәрбер эшнең хәере бар: без куркыныч алдында, ниндидер сынаулар алдында бергә була, туплана, кирәкле дөрес чишелешләр таба беләбез. Барыбызга да тормышка карата бу аңлы карашны һәм бу катлаулы ел дәвамында һәрберебез ясаган нәтиҗәләрне озаграк истә тотуыбызны телим».