(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче декабрь, Алинә Бережная). Быел кышкы сезонда Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Парклар янәшәдә» программасы старт ала. 19-нчы декабрьдән 20 парк һәм скверда теләсә нинди зәвыкка туры килердәй чаралар - спектакльләр, бозда шуу, кар бабайлар бәйгесе, ярышлар һәм башка бик күп бәйрәмнәр узачак. Казан Мэры Илсур Метшин Казан халкын куркынычсызлык чараларына җаваплы карарга, социаль дистанцияне сакларга, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакырды.
Бүген эшлекле дүшәмбедә «Парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры Марат Закиров җәмәгать киңлекләрендә кышкы программа турында җентекләп сөйләде.
Кышкы сезон «Черек күл» паркында шугалак ачылудан башланачак. Баш шәһәр шугалагы техник режимда инде бу атнада - 19-нчы декабрьдә эшли башлаячак. Быел паркта яңадан торгызылган тарихи павильон ачыла, анда инвентарьпрокатының яңа зур пункты һәм кофейня урнашачак. «Прокатның элеккеге кече йорты өстәмә урын форматында эшләячәк, анда киенергә, әйберләрне саклау өчен локерларны арендага алып, әйберләрне калдырырга, кайнар эчемлекләр белән җылынырга мөмкин», - дип ачыклык кертте Марат Закиров. Үз тимераякларың белән шугалакка керү бушлай булачак. Прокатта арендага 26-нчыдан 47-нче үлчәмгә кадәр 378 пар тимераяк алырга мөмкин. Әлегә шуа белми торган балалар өчен прокатта «фигурист ярдәмчеләре» дип аталган махсус җайланмаларбулачак, алар ярдәмендә балалар үзләрен бозда ышанычлы хис итә алачак. Яңа елга кадәр шугалак эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 2-нче гыйнвардан башлап шугалак көн саен 9.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
Шугалакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең санитар таләпләренә аерым игътибар биреләчәк, дип ассызыклады Марат Закиров. Мәсәлән, прокатта шуу сеанслары кертеләчәк - сәгатьнең һәр соңгы 15 минуты саен барлык өслекләрне санитар җыештыру һәм эшкәртү максатыннан тимераякларны бирү туктатылып торачак. Шулай ук 15.00-16.00 сәгатьләрдә шугалак бозны чистарту һәм бүлмәләрне дезинфекцияләү өчен техник тәнәфескә ябылачак. Биналарда чират җыелудан котылу өчен махсус социаль дистанция билгесе куелачак, аның үтәлешен сак хезмәткәрләре күзәтәчәк. «Биналарда элеккечә битлекләрдә булырга кирәклеген искә төшерәбез, шулай ук кунакларның кул дезинфекциясе турында онытмавын сорыйбыз», - дип билгеләп үтте Марат Закиров. Шулай ук быел зур булмаган шугалаклар һәм прокат пунктлары «Сосновая роща» һәм «Калейдоскоп» паркларында барлыкка киләчәк, анда санитария таләпләрен үтәү махсус контрольдә булачак.
«Парклар янәшәдә» программасы кысаларында 19-нчы декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр 20 иҗтимагый киңлек территориясендә 97 бушлай чара планлаштырылган.
Горький исемендәге, «Черек күл», Урицкий исемендәге, «Комсомолец» паркларында, Горки-Әмәт урманында, «Дубрава» экопаркында, Аккош күле һәм Комсомол күлләрендә «Әкияти сәяхәтләр» проекты эшләячәк, аның кысаларында Яңа ел, Раштуа, кыш, яхшылык һәм дуслык турында рус, татар һәм инглиз телләрендә 10 аудиоәкият тыңларга мөмкин булачак. Әкиятләрне шәһәребезнең сәясәт, спорт, бизнес, мәдәният өлкәләрендә танылган вәкилләре яңгыратты. Язмаларны проект сайтында онлайн, шулай ук музыка тыңлау өчен барлык төп популяр сервисларда да тыңларга мөмкин булачак. Уңайлы булсын өчен паркларда QR-кодлы мәгълүмати стендлар урнаштырылачак, алар буенча әкиятләр тыңларга мөмкин булачак.
28-нче декабрьдән 31-нче декабрьгә кадәр паркларда Санкт-Петербургтан «Пэжо әфәнденең сәяхәт итүче курчаклары» урам битлек театрының театраль чыгышлары узачак. «Декаданс» перформансы 7 паркта узачак: «Калейдоскоп», Горький исемендәге, Урицкий исемендәге, «Крылья Советов», Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамында урнашкан паркта, Горки-Әмәт урманында һәм «Ак чәчәкләр» бульварында.
Шулай ук паркларда «Кар бабайлар» куелышын күрсәтәчәкләр, аны Казан театр училищесы студентлары «Высокие братья» Мәскәү театры режиссерлары белән берлектә эшләгәннәр. «Былтыр чыгышлар республиканың 12 шәһәрендә һәм торак пунктларында куелды, быел балалар өчен бәйрәм тамашасын Казанның 10 паркында күрсәтәчәкләр», - дип сөйләде Марат Закиров. Чыгышлар 2-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр 14.00 һәм 18.00 сәгатьләрдә узачак.
1-нче гыйнварда «Крылья Советов» паркында Яңа ел ретрокарнавалы узачак - ул иң яхшы традицияләрдә совет Яңа елы атмосферасын тудырачак. Казанлыларны яраткан фильмнарыннан биюләр, музыка һәм тематик фотозона көтә.
2-нче гыйнвардан 8-нче гыйнварга кадәр 11 җәмәгать киңлегендә Казан иҗат коллективлары, курчак театрлары һәм диджейлар чыгыш ясаячак «Кыш студиясе» музыкаль платформа-сәхнәсе оештырылачак. Музыкаль вакыйга «Континент», «Комсомолец», «Черек күл», Горький исемендәге, Урицкий исемендәге паркларда, «Казан» Гаилә үзәгендә, Тинчурин исемендәге скверда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Лядской бакчасында һәм Горки-Әмәт урманында планлаштырылган. Артистларның чыгышларын 14.00 һәм 17.00 сәгатьтә күрергә мөмкин булачак.
Кышкы уеннарны яратучылар өчен 3-нче гыйнварда Урицкий исемендәге паркта кар бабайлар гаилә фестивале узачак. «Катнашучылар гадәти булмаган кар бабайны әвәләп, иҗади сәләтләрен күрсәтәчәкләр, иң гадәти булмаган эш өчен җиңүчеләр бүләкләр һәм призлар алачаклар», - дип сөйләде Марат Закиров. Спорт сөючеләр өчен яңа ел каникулларында паркларда узышлар һәм чаңгы ярышлары узачак. «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча бушлай балалар мәктәбе эшләячәк, ул 4 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге сабыйларга исәпләнгән. ТР керлинг федерациясе ярдәмендә 3, 5, 7, 9-нчы гыйнварда керлинг буенча дәресләр узачак, ә 10-нчы гыйнварда зур чемпионат булачак.
Актив ял итәргә яратучылар өчен җәмәгать киңлекләрендә чаңгы һәм тюбинглар прокаты эшли башлады. Горький исемендәге һәм Мир урамындагы паркларда бушлай эшли торган ике тау киләсе атнада үз эшләрен башлаячак. Чаңгы инвентарен прокатка бирү пунктлары Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында һәм «Дубрава» урман-паркының керү мәйданында эшли инде. Горки-Әмәт урманында, Горький исемендәге, «Крылья Советов», Җиңү паркларында, Аккош һәм Комсомол күлләре территориясендә яктыртылган чаңгы юллары сузылды.
Паркларда тамак ялгау мөмкинлеге дә булачак - җәмәгать киңлекләрендә кофейнялар, фудтраклар, вендинглар, ярминкәләр эшләячәк. Горький исемендәге һәм «Сосновая роща» паркларында Яңа ел ярминкәләре оештырылачак, шуларның иң мөһиме «Казан» гаилә үзәге янындагы паркта ачылачак. Марат Закиров ассызыклаганча, Яңа ел төнендә паркларда биналар төн уртасыннан соң да эшләячәк. «Бу кышкы сезонда паркларда стационар булмаган сәүдәнең 21 яңа объектын урнаштыру планлаштырылган иде, шуларның 14-е инде уйнатылган, 4 лот буенча торглар узмаган», - дип сөйләде ул. Уйнатылган аукционнарда старт бәясе 1,4 млн сумнан артык тәшкил иткән. 24-нче декабрьгә кадәр әле дүрт аукцион буенча гаризалар кабул ителә.
Чаралар афишасын, чыгышлар җәдвәлен һәм «Парклар янәшәдә» мәдәни программасының башка нечкәлекләрен Казан мэриясенең KZN.RU рәсми сайтында, Парклар һәм скверлар дирекциясенең социаль челтәрләрендә һәм park.tatar сайтында табарга мөмкин булачак. «Шулай ук Яңа елга Казанга киләчәк кунаклар һәм шәһәрлеләр өчен Парклар һәм скверлар дирекциясе Яңа ел программасы җәдвәле белән ике телдә буклет әзерләде. Аны җәмәгать киңлекләрендә, кафе, рестораннарда, күргәзмә үзәкләрендә һәм шәһәребез музейларында бушлай алырга мөмкин булачак», - диде Марат Закиров.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, паркларда һәм скверларда программа төрле, һәркем күңеленә хуш килерлек чараны таба алачак. «Без казанлыларга теләсә нинди зәвыкка туры килердәй күңел ачу чаралары тәкъдим итәбез - чаңгыда йөрү, чанада шуу, гаилә белән саф һавада йөрүләр. Шул ук вакытта география бик зур - Дәрвишләр бистәсеннән алып Аккош күленә кадәр. Вакытны күңелле уздыру өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар», - диде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы шәһәр халкын куркынычсызлык чаралары турында онытмаска, ә Парклар һәм скверлар дирекциясен ял шартларын Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләрен исәпкә алып булдырырга чакырды.