(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь, Алинә
Бережная). Бүген Казанда Павлюхин урамында KazanMall сәүдә үзәге рәсми рәвештә
ачылды. Ачылу тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Шәһәр башлыгы эре
сәүдә үзәге гаилә ялы урынына әйләнер, дип ышаныч белдерде.
Төзелеш 2018 елда башланды. Үзәкнең 137 мең кв.
метрында гомуми алганда 150 кибет һәм 30 туклану ноктасы урнашачак, шулай ук
ике катлы җир асты парковкасы бар. Өч катлы KazanMall иң заманча технологияләр
буенча төзелгән. Аның территориясендә Россия базарының әйдәп баручы
операторлары тәкъдим ителгән. Проектның үзенчәлеге - елның теләсә кайсы
вакытында гаилә ялын оештыру өчен ябык һәм ачык мәйданда күңел ачу комплексы
булдыру: бина эчендә рестораннар, кафе һәм кинотеатр бар, ә бина түбәсендә ял
итү өчен ачык терраса булачак.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, Казанда ял итү
өчен күп төрле урыннар барлыкка килә, ә сәүдә үзәге һичшиксез гаилә ялы урыны
булырга тиеш. «Без проект турында фикер алыша гына башлагач, сәүдә моллы гына
түгел, ә гаилә ялы үзәге булдыру турында карар кабул ителде. Казанда шундый
урыннар күп булуы сөендерә безне. Бу фильмнар кебек: кемдер романтиканы ярата,
икенчеләр – сериаллар, өченчеләре – экшн. Шулай ук Казан кунаклары һәм халкы ял
итү урынын теләсә нинди зәвыкка сайлый
ала – төзекләндерелгән парклар һәм скверлар, күлләр яки сәүдә молллары», – диде
Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук сәүдә үзәгенең катлаулы чорларга
карамастан ачылуын билгеләп үтте. Ул пандемиянең бизнеска тискәре йогынты
ясамаячагына ышаныч белдерде. «Барлык авырлыклар узачак, һәм мин чын күңелдән
бизнеска чәчәк атуын телим. Бу бик кыю карар, ләкин ул шуңа тора. Төзелеш
вакытында меңләгән кеше эшле булды, хәзер эшмәкәрләр үз мөмкинлекләрен тормышка
ашыра алачаклар, һәм ахыр чиктә миллионлаган кеше монда килеп шатлык алачак.
Хәерле юл!»– дип котлады Казан Мэры сәүдә үзәге ачылу белән.
Сәүдә үзәге ВТБ банкы ярдәме белән ачылды. Банк әлеге объектны төзүгә 10 елга кадәр 4,9 млрд
сум күләмендә UD Group кредит биргән. Региональ корпоратив бизнес департаменты
җитәкчесе - ВТБ банкының өлкән вице-президенты Руслан Еременко хезмәттәшлек
өчен UD Groupка рәхмәт белдерде һәм яңа объектка йөреш тәүлегенә уртача 20 мең
кешегә җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтте. «Сәүдә үзәген республика башкаласында
яшәүчеләр һәм кунаклар тиешенчә бәяләр дип өметләнәбез. UD Group – ышанычлы
партнер, без ышанабыз, шәһәр, республика, ил үсешенә юнәлдерелгән уңышлы
проектлар бер генә булмаячак», – диде Руслан Еременко.
Рәсми өлеш аның ачылуын символлаштырган сәүдә үзәге
логотибы төшерелгән импровизацияләнгән төймәгә басу белән тәмамланды.
Ахырда UD Group сәүдә үзәкләре департаменты директоры
Валентина Сәхәбиева Илсур Метшин өчен сәүдә үзәге буенча экскурсия үткәрде.
Алар кибетләрдә, туклану нокталарында, кинотеатрда булдылар.